Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбе 11 сыйныф укучысы Тумпарова Регина Регионара дистанцион иҗади эшләр конкурсында җиңүче.
Латышовка авылы мәктәбе укучылары күптөрле конкурсларда катнашып кына калмый, җиңүчеләр булалар. Шулай Регина да. Әле генә татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадасыннан килде, ә бүген тагы җиңүче. Ул бүген Габдулла Тукайга багышланган укучыларның иҗади эшләренең Регионара дистанцион конкурсында сәнгатьле уку буенча җиңүче. Мәктәптә тырышып татар теле һәм әдәбиятын укытып уңышларга ирешкән Светлана Равиль кызы Поташова Тумпарова Регинаның җитәкчесе.
Киләчәктә тагы да зур уңышлар телибез! Чыгарылыш сыйныф укучысына бу теләкләр бик тә актуаль.