Күп тапкырлар кисәтүгә карамастан, тагы алдакчыларга алданганнар. Әлеге очракта Рузаевка студенты телефон мошенникларына миллион сумнан артык акча күчергән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Рузаевка районы буенча тикшерү бүлеге тарафыннан Мордовия югары уку йортларының берсенең 20 яшьлек студенткасына карата аеруча зур күләмдә караклык факты буенча җинаять эше кузгатылган. Зыян күрүче сөйләгәнчә, якынча бер ай элек аңа янәсе ул укыган югары уку йорты администрациясеннән шалтырату кергән. Әңгәмәдәш уку йорты сайтының проблемалары турында хәбәр итә һәм кичекмәстән студентның шәхси кабинетына керергә киңәш итә.
Проблеманы хәл итү өчен дәүләт хезмәтләре порталына керү паролен кертергә кирәк була, студент кыз шулай эшләгән дә. Берникадәр вакыттан соң аның белән янәсе дәүләт хезмәтләре сайты, ә соңрак Россия Үзәк банкы вәкилләре элемтәгә керә һәм аның шәхси кабинетын мошенниклар ватуы һәм акчаларын урлау омтылышы турында хәбәр итә.
Аларның киңәшләрен истә тотып, кыз ике түләү белән «куркынычсыз счет» ка картасында саклана торган 700 000 сум күчергән, шуннан соң түләү чарасы финанс-кредит учреждениесе тарафыннан блокланган.
Берничә көн дәвамында студентка картаны блокировкадан төшерергә тырышып караган, ә ул моны булдыра алгач - шул ук «куркынычсыз счетка» калган акчаларын күчергән. Зыян күрүченең гомуми зыяны 1 108 000 сум тәшкил иткән. Тагын берничә көннән соң бу вакыйга турында ул үзенең танышына сөйләгән һәм аның киңәше буенча полициягә мөрәҗәгать иткән.
Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы «Куркынычсыз счетлар» булмавын искә төшерә. Әгәр сезгә билгесез кешедән шалтыратып, картада сакланган акчаларыгызны урларга маташу турында хәбәр итсә ышанмагыз, бу - мошенниклар! Шәхсән банкка мөрәҗәгать итегез һәм проблемалар булмавына инаныгыз.