Бөек Җиңүнең 80 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үттек. Бу датага күптөрле чаралар багышланган иде. Балалар бакчаларыннан башлап, барлык халык бу бәйрәмгә әзерләнде.
Мәсәлән, 2025 елның 6 маенда «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XVI халыкара акциясендә «БИТ-21» Рузаевка районы Татар Пешлә модель китапханәсе хезмәткәрләре, «Балачак» («Детство») балалар бакчасының өлкән төркеме белән берлектә, акциягә кушылды. Ә Ләмберә районы Пензятка балалар бакчасында әлеге истәлекле датага багышланган тантаналы чара уздырганнар.

Җиңү көне - илебездә иң хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе. Балалар чарада шигырьләр яттан сөйләгәннәр, җырлар башкарганнар, матур әдәбият әсәрләренең эпизод-ларын сәхнәләштергәннәр, биегәннәр. «Тор, зур ил», «Катюша», «Җиңү көне» кебек хәрби тематикалы җырлар тантаналы чарага якты ноталар керткән. Дөньяларыбыз һәрвакыт тыныч булсын! Балаларыбыз, бу бәхетне аларга бүләк иткән кешеләрне белеп һәм истә тотып, тыныч күк астында үссеннәр. 
Интернет челтәрдә «Сугыш балалары» акциясендә катнашучылар татар милләтле якташларыбыз турында сөйләп килделәр. Берничәсе турында сезгә дә белдерәсе килә: алар безнең яныбызда.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Кадошкино районы Латышовка авылы китапханәчесе Надия Мансур кызы Байчурина 1940 елда туып Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы ел-лар авырлыгын үз җилкәсендә тойган Раилә Абейдулла кызы Алтаеваны Бөек Җиңүнең юбилее белән котларга килгән. 
- Кызганычка каршы, Латышовка авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары калмады, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш балалары саны кими бара. Мондый очрашулар торган саен кыйммәтлерәк була бара. Сугыш елларында, ачлык һәм курку булуга карамастан, балалар укуларын дәвам иткәннәр, фронтка посылкалар җибәргәннәр, авыр хезмәт белән Җиңүне якынайтып, кырларда эшләгәннәр. Бүген алар ул фаҗигале көннәрнең соңгы шаһитлары. Аларның һәркайсының тарихы уникаль һәм Бөек Ватан сугышының һәм сугыштан соңгы тормышның дәһшәтле көннәре белән бәйле фаҗигале мизгелләр белән тулы, - дип сөйләде Надия Мансур кызы. 
Әңгәмәдә Раилә Абейдулла кызы кичергән авырлыклар турында сөйләгән. Олы яшьтә булуына кара-мастан, Раилә Абейдулла кызы яңалыклар белән кызыксына, газета-китаплар укый. 
Надия Мансур кызы, ихтирам йөзеннән, нык сәламәтлек, озын гомер һәм бетмәс-төкәнмәс оптимизм теләп, чәйгә татлы бүләкләр дә тапшырган.

Наилә НАСЫРОВА