«Сәнгать – авылга» программасы кысаларында А.С.Пушкин исемендәге китапханәнең милли һәм туган якны өйрәнү  әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре Ромоданово районының Алтар урта мәктәбендә булдылар. Җиденче сыйныф укучылары өчен китапханәчеләр әдәби – агарту дәресләре циклыннан «Мордовиядә туган татар язучылары» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәргәннәр.
Укучыларыбызга республикабыздан чыккан танылган татар әдәбияты классиклары турында сөйләгәннәр.