Кеше хезмәте белән мактаулы
Хезмәт кешеләре, эшләрендә танылу тапкан кешеләр турында һәрвакыт язасы килеп тора. Алар җитди һәм иҗади хезмәтләре нәтиҗәсендә күп нәрсәгә ирешәләр. Бу кешеләрне, барыннан да элек, максатчанлык, намуслылык һәм үз эшеңне ярату берләштерә.
Ватаныбызның муллыгы һәрвакыт хезмәт сөючән кешеләргә бәйле. Ә бит нәкъ аларның тырышлыгы белән бүгенге көндә дә илебез чәчәк ата. Һәм менә без «Ромодановосахар» җәмгыятчелегендә тырышып I, II сатурация һәм контроль, сокларны фильтрацияләү производство участогы операторы (оператор производственного участка фильтрации соков I, II сатурации и контрольной фильтрации) булып хезмәт итә торган Альбина Айса кызы Шарибжанова турында сөйлибез. Ул шикәр ясарга булыша.
Альбина Айса кызы заводка 2006 елда килә һәм чөгендер жомын аеру буенча машинист булып эшли башлый. 2010 елда аны сиропларның диск фильтрлаштыру буенча I стадия фильтрация һәм сульфитация участогы операторы вазыйфасына күчергәннәр, ә 2014 елдан ул I, II сатурация һәм контроль, сокларны фильтрацияләү производство участогы операторы булып нәтиҗәле хезмәт итә. Бу еллар эчендә безнең героиня үзен бары тик уңай яктан гына күрсәткән һәм бүген югары квалификацияле белгеч булып тора. Ул контрольдә тоткан сокларны фильтрацияләү про-цессы һәр вакуум-аппараттан шикәр чыгуның артуына китерә. Эшкә оста якын килү аңа фильтрация станциясендә максималь күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Аның хезмәт сөючәнлеге һәм җаваплылыгы аркасында, эшләгән сменасы яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Тупланган тәҗрибәсе һәм белемнәре белән ул заводка яңа гына эшкә килгән яшь эшчеләр белән уртаклаша.
Күпьеллык тырыш хезмәте өчен Альбина Айсеевна Шарибжанова Россия шикәр җитештерүчеләр берлегенең Мактау грамотасына, Мордовия Республикасы Главасының Рәхмәт хатларына, Мордовия Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлы-гының грамоталарына лаек. Киләчәктә дә илебезнең агросәнәгать комплексында яңа хезмәт казанышлары булырга насыйп итсен.
Альбина Айса кызының гаиләсе дә бик матур; тормыш иптәше белән бергәләп Азат, Азамат улларын һәм Алина кызларын тәрбиялиләр. Ул эштә дә, гаиләдә дә уңган.
Наилә НАСЫРОВА