Ләмберә районы Татар Свербеевка авылында яшәүче Ариковлар хуҗалыгында барлыгы унсигез баш мөгезле хайван. Аларның икесе – саудыра. Бу хуҗалыкта эш кайнап тора.
Хезмәт – тормышның мәгънәсе. Хезмәт төбе – хәзинә. Кеше бу сүзләрне гомере буе дәлилли. Равилә ханым да эшсез торырга яратмый. Букадәр зур хуҗалыкта таза ир-ат та көч-хәл белән булдыра, ә биредә яшь хатын эшли, әмма ирләрдәгечә корычтай нык характерлы ул. Мал-туарны, файда китерсен дисәң, яхшылап тәрбияләргә, ашатырга кирәк. Алтмыш сотка җирдә күп әйбер үстереп булмый шул. Шәхси хуҗалыклардан сатып алып малларны тукландырырга туры килә аңа. - 20 тоннага якын печәнне Рузаевкадагы бер хуҗадан сатып алдым. Ул хуҗалыгын таратып, Мәскәүгә китәргә җыенган. Көне саен шулкадәр күп эшне башкарырга көче җитмәгән. Анардан ук Настя исемле тиктормас сыерны да сатып алдым, - сыерын савудан туктамыйча аралаша Равилә ханым, - Ромодановадан жом ташыйм, Саранск пивзаводыннан -  барда. Бәягә төшә  жом, сигез мең сум тоннасына бирәм, ә барда - 800 сумнан. Боларсыз югары сыйфатлы сөт алу кыен.
Ариковлар хуҗалыгында йөк машинасы бар, ә тәгәрмәчләрне хуҗабикә үзе әйләндерә. Элек тракторны да үзе ук җиккән. Хәзер кирәге булмаганлыктан саткан. Хайваннарын үстерүдән башка Равилә Абдулла кызының тагы бик тә җаваплы эше бар: сөттән эремчек белән каймак ясый. Алар сатуда бик тә популяр - эх иткәнче сатылып бетә. Клиентларының кайберләренә, мәсәлән, Саранск шәһәрендә яшәү-челәренә, җинел машинасында сөтне, каймакны һәм эремчекне хуҗабикә үзе илтеп тә бирә.
Ничекләр генә өлгерә икән бу хуҗабикә дигән сорау тынгы бирми. Беренчедән, Наиль Каюм улы булыша. «Эшсез бер минут та торырга туры килми, - ди Наиль Каюм улы Нарбеков, - мин унбиш ел пенсиядә, Равилә Арикованың двоюродный сеңеле (минем тормыш иптәшем) соралганга ярдәм итәм Равилә Абдулла кызы Арюковага. Өч ел инде тормыш иптәшем авариягә эләгеп үлгәненә, инвалид улым тәрбиямдә. Хуҗабикәнең дә тормыш иптәше авариягә эләккән иде, эшкә ярамый. Менә шулай мин хуҗалыкта эшлим».  
Ә төп авырлык, әлбәттә, хуҗабикә җилкәсендә. Равилә ханым иртә торып соң гына йокларга ятарга күнеккән. Юкка әйтмиләр: кем соң йокларга ята һәм иртә тора, ул бәхет, байлык һәм акыл җыя, - диләр.
- Кармелита дигән сыерыбыз бик тә сөтле, көненә утыз литрдан артык саудыра, - ди Равилә Абдула кызы Арикова. Ике кыз бала тәрбияләп үстердем, бүген үзләре балалар тәрбиялиләр. Регинамның бер баласы, ә Зульфиямнең өч баласы; оныкчыгым туды. Бүгенге чорда яшьләргә аякка басарга ярдәм итәргә кирәк. Эшкә өйрәнгән бит мин. Эштән курыкмыйм. Хезмәт - тормышының мәгънәсе ул.  Совхозда доярка булып хезмәт иткән әниемә ун яшемнән ярдәм итә башладым, сыерлар савыштым. Соңыннан агрономлык профессиясен үзләштердем. Диплом алгач, белгечлегем буенча агроном булып совхозыбызга эшкә урнаштым. Дөнья бер җирдә генә басып тормый; һәр көн ниндидер үзгәреш була. Шулай, заманалар үзгәрде, совхозлар таралды, эш урыннары югалды. Татар Свәрбиеннән дә күпләре Саранск шәһәренә эшкә киттеләр, ә Равилә ханым шул вакыт киләчәген шәхси хуҗалык белән бәйли. Хөкүмәт тә шул эшләргә нык игътибар бирә: эшлә, тырыш, иренмә генә. Әмма яшьләр көне-төне, ялсыз эшләргә бик ук ашыкмыйлар, шунысы аяныч. Татар Свербейкасында тик Арикова һәм дә Венера ханым Богданова мал-туар үрчетү белән шогыльләнәләр.
- Аллага шокер, миңа бу авыр эшне җиңеп чыгарга көч бирелә, - ди Равилә ханым. - Көчем җиткәнче шәхси хуҗалыгымны алып барырга җыенам. Шулкадәр өйрәнелгән инде бу эшләргә, тормышымны башкача күз алдыма да китерә алмыйм. Белсәгез, бар иде вакытлар, кибеттә дә эшләдем, ит тә саттым, әмма бүгенге эшемне табуыма бик тә канәгать мин.
Кибет киштәләреннән сөт продуктлары сатып алган вакытта аның ялтыравыклы кәгазенә түгел, ә составына игътибар итәргә кирәк. Хәзер бик күп химия ашыйбыз, шуңа күрә төрле чирләр дә артты. Составында пальма, кокос мае һәм башка кушылмалар булган коры сөткә караганда үзебездә җитештерелгән сыйфатлы продукция куллансак файдалырак та, тәмлерәк тә. Шәхси хуҗалыкта җитештерелгән ашамлыклар экологик яктан чиста, дару төсле. Равилә Абдулла кызы Арюкованың якташлары тиз арада сөт, эремчек, каймак, йомыркаларын сатып алып та бетерәләр; яраталар ашамлыкларын. Авыл дигәч, төрле кеше яши биредә. Әйтеп китәргә кирәк, кемнәрдер Ариковларга көнчелек белән карый; тормышка җиңел яраклашканнар, диючеләр дә табыла. Андыйлар үзләре тырышу, җиң сызганып якты таңнан караңгы төнгә кадәр эшләү дигәнне белмиләр. Наиль Каюм улы Нарбеков әйтмешли: «Тел кайрау - аларның профессияләре, эш кенә сорама үзләреннән. Эчкечелек тә аларны аяктан йоккан. Кем аларга чын эш белән шогыльләнергә комачаулаган? Татарларыбызда юкка гына әйтмиләр: тырышкан табар, ташка кадак кагар. Бүген үз көчеңә таяныр заман: матур яшәргә теләсәң, тырышып кына эшлә, шунда синең тормышыңда да төрле яктан яхшы булыр. Хезмәт төбе хәзинә бит!»

Н.Хәлил