Бөек Ватан сугышындагы Җиңүгә 75 ел тулу уңае белән Россия күләмендә байтак чаралар үтте һәм үтәчәк. Үткәннәре арасында, эчтәлекле чара буларак, Рузаевка районы татарларын, башка милләт вәкилләре белән бергә, хөрмәт иттеләр. Алар ел да бу датаны югары әзерлек белән каршы алалар. Быел, барлыкка килгән шартларда, район администрациясе Архивы хезмәткәрләре инициативасы белән, А.В.Ухтомский мәдәният Үзәге алдындагы мәйданда, тирән эчтәлекле 25 стенд урнаштырганнар. Бу материалларның төзүчесе - озак еллар Рузаевка районы администрациясендәге Архив бүлеге начальнигы булып тырышып хезмәт иткән Наилә Шагидулла кызы Чугунова һәм аның бүлеге хезмәткәрләре. Стендларны Рузаевка районы җитәкчесе В.Ю.Кормилицын ярдәмендә әзерләнде. Бу – Ватаныбыз киләчәге турында кайгырту, яшь буынның ата-бабаларын, әби-бабайларын хөрмәтләү. Татарларыбыз турындагы мәгълүмат стендлары түбәндә. Менә Безруков Мизам Исмәтула улына багышланган стенд. Ул 1910 елда Рузаевка районы Татар Пишләсе авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган, диелгән. Белем ала алмый, чөнки ул иртә хезмәт эшчәнлеген башлый: башта Мизам Исмәтула улы кулакларда эшли, ә 14 яше тулгач, Коломна шәһәрендәге крахмал заводына эшкә китә.
1942 елда туган Татар Пишләсенә әйләнеп кайта. «…По мобилизации Рузаевским ОРВК Мордовской АССР был призван 708 зенитный артполк 37 м/м.», - дип язылган архив тактасында. М.И.Безруков Бөек Ватан сугышы елларында 708 зенит-артиллерия дивизиясе Н-ский зенит полкында хезмәт итә. Сугышчан батырлыклары өчен төрле бүләкләргә лаек була.
Истәлек. Сугыштан бер көн. 16 апрель. М.И.Безруков Великая елгасы буенда фашистларның ике «Юнкерс»ын бәрдерә, ә бу вакытка инде зенитчылар исәбендә җимерелгән өч дошман самолеты була. Җир өсте дошманнары белән сугышырга туры килгәч, зенитчылар турыдан-туры наводка белән тере көчне һәм илбасарларның техникасын юкка чыгарганнар. Җиңүне сугыш кырында каршылый ул. СССР Югары Советы Президиумының 22.9.1945 елгы Указы нигезендә шул елның 14 ноябрендә демобилизацияләнә.
1945-1947 елларда Рузаевка резерв объектында эшли. 1947-1974 елларда Рузаевка станциясенең гражданнар корылмаларының 2нче дистанциясендә хезмәт итә. Эш вакытында үзен яхшы яктан гына күрсәтә, грамоталар белән бүләкләнә. 1969 елда «Коммунистик хезмәт ударнигы» исемен ала.
Сугыштан кайткач, берничә тапкыр, ветераннар Советы чакыруы буенча, 44 орденлы Кутузов дивизия ветераннары белән Мәскәү шәһәрендәге очрашуга барган кеше ул.
1995 елның 23 октябрендә вафат була.
Икенче стендка якын киләбез. Каршыбызда Ибраһим Сәяр Улы Сайганов батыр.
Рузаевка районының Татар Пишләсе авылында 1921 елда туган. 1940 елның ноябрендә Мордовия АССР Рузаевка РВКсы белән хәрбиләр сафына алына. Бөек Ватан сугышы башлана. Карельский фронтында сугыша. «Воевал в 176 стрелковой Мазурской Краснознаменной Ордена Суворова дивизии 52 стрелкового полка пулеметчиком», - диелгән тактасында. Ватаны өчен батырларча көрәшкән. Ике тапкыр яраланган. 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Архив хезмәткәрләре аның турында мәгълумат туплауны дәвам итәләр.
Тагы бер истәлек: стендтан Исмаил Якуп улы  Шарипов безне күзәтә.
Ул 1924 елның 21 январында Рузаевка районының Урледим авылында туган. Болдово авылы урта мәктәбен тәмамлаган 17 яшьлек яшүсмерне, сугыш чорындагы күп кенә малайларны кебек үк, укырга җибәрәләр. Кадрлар әзерләү курсын тәмамлап, сержант исемендә Шарипов Исмаил Якуп улы танкка каршы полк каршындагы элемтә бүлеге командиры вазыйфасын башкара. 1942 елның октябрендә ук ул танкка каршы җиңел артиллерия дивизионының элемтә бүлекчәсе командирлары арасына керә. Исмаил Якуп улы Шарипов Ельцадан алып Варшавага кадәр барган сугышларда актив катнашкан, Днепр һәм Висла елгаларын кичкән. Батыр И.Я.Шарипов Кызыл Йолдыз ордены, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, сугышчан казанышлары өчен медальләр һәм башкалары белән бүләкләнгән.
1945 елда Болдово авылына кайта. Сугыштан соң партиянең Болдово райкомы инструкторы булып эшли. Аннары 14 ел Рузаевка икмәк комбинаты директоры булып хезмәт итә.
Тагы бер хөрмәтле  фронтовик - Давлятша Джарулла улы Гурин. Д.Д.Гуринның документлары (төп нөсхәсе һәм күчермәләре) туганнары тарафыннан Рузаевка муниципаль районы администрациясенең Архив бүлегенә 2015 елның 29 апрелендә тапшырылды. Документлар эшкәртелгән, системалаштырылган.
Давлятша Джарулла улы Гурин 1924 елның 30 июнендә Рузаевка районы Татар Пишләсе авылында туа. 1940 елның 23 июнендә туган авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң, Мордовия Республикасы Татар Пишләсе авылының «Кеч» колхозында эшли.
Давлятша Джарулла улы Гуринның фронт юлы Курск дугасында башланган. Саранск пехота училищесын тәмамлаганнан соң, унтугыз яшьлек лейтенантны минометчиклар взводы командиры итеп билгелиләр, 1943 елның июлендә Орелга һәм Белгородка ыргылып китүче немец «тигрлары», «фердинандлары» һәм аларның артыннан дошман пехотасы белән капланган беренче сугышы була; җир, танклар, кешеләр яна. Һавада өзлексез бәрелешләр бара, дошман һөҗүм итә, бертуктаусыз атудан коралларның кәүсәләре ярыла, әмма Совет сугышчылары Бөек Ватан сугышының бу зур көрәшендә немец-фашистларын тар-мар итә һәм беренче сугышчан бүләген - Кызыл Йолдыз орденын ала.
Аннары Днепрны форсировать итәләр. Минометчылар, елга аша кулдан ясалган плоталарда үтеп, шунда ук фашистларга каршы көрәшәләр. Биредә Давлятша Джарулла улы Гуринга авыр яраланган рота командирын алыштырырга һәм минометчыларның хәрби хәрәкәтләре белән җитәкчелек итәргә туры килә. Бу сугышлардан соң II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Икенче шундый ук орден белән немец-фашист гаскәрләренең Курсунь-Шевченков округы группировкасын бетерү өчен бүләкләнә.
Беренче Украина фронтының өченче гвардия армиясе белән Гурин Давлятша Джарулла улы бик күп юллар үтте: Украина, Белоруссия, Польшаның уң як ярларын азат итүдә катнаша, Висла, Одер, Берлинны штурмлый. Ул сугышны Чехословакия башкаласы Праганың 1нче Украина фронтының азат ителгән гаскәрләре белән тәмамлый; миномет взводы командирыннан аерым дивизион командирына кадәр юлны уза. 1946 елда Д.Д.Гурин Совет Армиясе сафларыннан запаска китә һәм тыныч хезмәткә әйләнеп кайта.
Рузаевка тимер юлында башта станокчы булып эшли, аннары комсомол, партия эшендә була, ә партиянең Үзәк комитеты авыл хуҗалыгына эшкә җибәрү турында Карар кабул иткәч, Давлятша Джарулла улы авылга эшкә барырга теләк белдерә. 1955 елның июлендә колхозчыларның гомуми җыелышында Давлятша Джарулла улы Гурин Рузаевка районының «Кеч» колхозы идарәсе председателе итеп сайлана. Шулай итеп, ул үзенең туган авылы Татар Пишләсенә кайта. Анда өч сугыш ветераны, берничә тапкыр яраланган әтисе дә, бабасы да, бабасының бабасы да элек-электән җирдә хезмәт куйганнар һәм Д.Д.Гурин да тырышып эшли. Ул җитәкләгән колхоз үсә, аның икътисадын ныгыта һәм аның белән бергә кешеләр дә үсә, белем, уртак эш язмышы өчен җаваплылык та югарырак күтәрелә. Дүрт баланың әтисе буларак, студент була һәм Мордовия дәүләт университетын тәмамлый; агроном дипломын ала. Мордовиядә беренчеләрдән булып колхозчылар хезмәтенә түләү системасына күчә, цех системасын кертә. Шулай итеп, колхоз оешуы бара.
Югары Совет Президиумының 1971 ел ның 8 апрелендәге Указы белән Гурин Давлятша Джарулла улы Ленин ордены, Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнгән. 1977 елның 1 ноябреннән Мордовия АССРның атказанган агрономы дигән мактаулы исем бирелә. 1980 елның 4 январыннан РСФСРның атказанган агрономы дигән мактаулы исем бирелә,1984 елның 6 июнендә Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнә.
1984 елда  Гурин Давлятша Джарулла улы Мордовия АССРның Хезмәт батырлыгы һәм каһарманлыгы китабына кертелгән.
Батырларыбыз турында материалларны туплау Рузаевка районы адми нистрациясендәге Архив бүлеге начальнигы Наилә Шагидулла кызы Чугунова һәм бүлеге хезмәткәрләре дәвам итә. Хәтер – мәңгелек.

Наилә НАСЫРОВА