Ләмберә районы Аксеново авылында туып үскән Диана Ильдар кызы Мангутова сөйкемле, шул ук вакытта җирле балаларга бар яктан да үрнәк булган. Тышкы кыяфәтнең гүзәллеге белән генә түгел, «алтын» холкы белән дә ул кешеләрне үзенә җәлеп итә. Башкача була да алмый иде. Диана интеллигентлар гаиләсеннән. Аның шәхес буларак формалашуына җирле мәктәп укытучылары булып хезмәт иткән әти-әнисе - Ильдар Рәсим улы белән Рәшидә Зәкәрия кызы Мангутовлар, озак еллар Ләмберә балалар бакчасы мөдире булып хезмәт иткән әбисе Зәкия Хөсәен кызы да зур өлеш керткәннәр. Алар Дианада зур иҗтимагый кыйммәткә ия булган кешене формалаштырганнар; аны үз дәвамчылары булыр дип тәрбияләгәннәр. Шулай була да. Ул башта Н.П.Огарев исемендәге Мордовия университетыбызда психолог профессиясен үзләштерә, ә аннары Саранскның 22-нче лицеенда пешекчелеккә укый. Ник пешекчелеккә?
- Пешекче һөнәре мине нәрсәсе белән мавыктырганын әлегә кадәр аңламыйм. Мөгаен, үзем дә бала чагымда пешерергә яраткангадыр,- ди Диана. - Мин шул эшкә ун ел бирдем. Шулай да күңел тирәнлегендә балалар белән эшләргә омтылышны җиңү яулады. Һәм менә берничә ел инде Ләмберә районыбызның Пензятка балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Бу профессиям миңа зур ләззәт бирә: балалар – минем сәләтем, призванием.
Диана Пензяткада, ире Ильдарның туган авылында, каенанасы һәм каенатасы белән яши. Каенанасы, Люция Низаметдин кызы Алькаева да мәгариф өлкәсендә хезмәт итүче педагог, ә килененең балалар бакчасында хезмәт итүе өчен җан атып йөргән.
Педагоглар – аеруча әхлаклы халык. Алар профессияләрен йөрәк кушуы буенча сайлыйлар. Бу юлга аяк баскан кеше гомере буе шәхес тәрбияләүче булып кала. Шул ук вакыт проблемаларны җиңеп иҗат итүче скульпторны хәтерләтәләр; алар эшенең төгәлләнгән җимешен генә күрәләр. Скульпторны мондый процесстан баш тартырга өндәп карыйсы да юк, алар өчен тормыш бу! Тәрбияче дә шулай. Тик ул скульптордан аермалы буларак, балалар күңелен иҗат итүче.
- Без ике бала тәрбияләп үстерәбез: алты яшьлек кызы Сафина һәм ике яшьлек улы Салават, - ди Диана, - бу тормышыбызның чәчәкләре. Тик мин шулай ук балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә бөтен йөрәк белән бәйле, үземне балалар белән эшләүдән башка күз алдыма да китерә алмыйм хәзер.
Ильдар кызы Диана Алькаева «Ел тәрбиячесе-2021» республика конкурсының муниципаль этабында катнашты. Кызганычка каршы, мактау пьедесталына күтәрелә алмады. Күрәсең, бу игелекле эштә зур булмаган эш стажы чагылган. Әмма аның әле барысы да алда. Конкурсларда мөһим җиңүче дә булачак.
Диана, хәзерге кеше характерының төп критерийлары игелеклелек, намуслылык, җаваплылык һәм ярдәмчеллек дип саный.
- Балаларда мин бу сыйфатларны тәрбияләргә тырышам, - дип дәвам итте ул безнең сөйләшүне. – Нәтиҗәлелек өчен барысын да үрнәк итеп алам. Һәр бәйрәмгә әзерлек өчен мин тәрбия, иҗат элементын кертәм. Мәсәлән, 8 мартка рәсем, әвәләп ясау конкурсы оештырдым, ә соңыннан тәрбияләнүчеләр үз куллары иҗат җимешләрен әниләргә бүләк иттеләр. Тугызынчы майда, Җиңү бәйрәменә багышлап, төрле акцияләрдә катнаштык – тәрәзәләргә рәсемнәр дә ясадык, батырлык темасына шигырьләр дә яттан сөйләдек...
Диананың кызы Сафина да, төрле яклап сәләтле булуы гаҗәп түгел. Күп укый, җырлый, шигырьләр яза белә. Ә тагын алты елда мисалларны да чишә. Аның математикага сәләте бар. Әнисе ягыннан әбисе белән бабасы ягына ошый.
- Безнең эздән балалар китәр дип уйлыйм, – дип горурланып йомгаклый Диана. – Бу минем йөрәкне сөендерә. Гомумән, барлык балалар да талантлы, хәер, ниндидер сәләткә ия. Тәрбияченең эше характердагы бу чикне күрү, аны арттырып җибәрү; менә шул чакта ул үз вазифасын үтәячәк. Бүген проблемаларны күрә генә түгел, аларны хәл итә ала торган көндәшлеккә сәләтле шәхескә ихтыяҗ зур. Бу сыйфатны без кече яшьтән балага салабыз.

Н.ХӘЛИЛ