Халыкара шәфкать туташы көнен Россиядә 1981 елдан бирле билгеләп узалар. Әмма медицина өлкәсендәгеләрне алда тагын һөнәри бәйрәмнәре көтә. Июнь аеның өченче якшәмбесендә - быел ул 19 июньгә туры килә, медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтеләчәк. Халыкара шәфкать туташы көне уңа-еннан, Мордовия күләмендә медицина хезмәткәрләрен тантаналы котладылар һәм олы бүләкләр дә тапшырдылар. Шулар арасында Кадошкино районы Большие Поляны-Иса авылы фельдшеры Сватлана Петровна Тумпарова иде. Ул, зур сәхнәдән бәяләп бетергесез хезмәте өчен, Почетная Грамота Республики Мордовия дигән бүләкне кабул итте.
Әйтеп китәргә кирәк, Мордовия Рес-публикасы Башлыгы Артём Алексеевич Здуновтан, Большие Поляны авылы халкы, үткән елгы очрашуда, тырышып өч дистәдән артык еллар авыл фельд- шеры булып хезмәт иткән Светлана Пет-ровна Тумпарованы хөкүмәт билгесе белән бүләкләү турындагы сорау белән мөрәҗәгать иткән иделәр: җитәкченең сүзе бер булды - теләкләр кабул. Алда бүләкләрнең тагы да олысы көтеп торсын дигән өмет белән яши Исалылар.
Әлеге бәйрәм һөнәри яктан берләшкән кешеләрнеке генә түгел, бу көн кеше кайгысын үзенекедәй кабул итеп, авыруларның борчуларын аңлап, сә-ламәтлекләре, гомерләре куркыныч астында булганнарга ярдәм күрсәтүче, гадел, намус белән хезмәт итүчеләрне берләштерә. Шундый безнең Светланабыз да, чөнки пандемия вакытында ул батырларча үзен алып барды: хәтта ди-агнозы әлегә билгеле булмаган ковидлы пациентлар да аның карамагында булды.
Светлана Петровна Саранск медицина училищесын тәмамлаганнан соң, ул үзенең хезмәт биографиясен Кадошкино Үзәк дәваханәсендә хирургия, процедура һәм пост шәфкать туташы булып башлый. Бу эшләр аңа ошый да һәм аларны булдыра да. Кыскасы, хезмәттәшләренең, авыруларның хөрмәтен яулый. Бүген Большие Поляны ФАПында Светлана Петровнага төрле яшьтәге авыл кешеләре мөрәҗәгать итә, әмма иң еш килүчеләр - хроник авырулары булган өлкән кешеләр, барыннан да бигрәк йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интеккәннәре, кечкенә балалары булган әниләр. Авыл докторына ике торак пунктта яшәүче 500гә якын кешегә хезмәт күрсәтергә туры килә, шуларның яртысы - пенсионер. Уртача алганда, көненә ун кеше мөрәҗәгать итә, килеп-китеп яшәүчеләрне (җәй көне алар тагы да күп!) исәпкә алмыйча.
Пациентларны кабул итү арасындагы тәнәфесләрдә медицина хезмәткәре Светлана Тумпарова үз эше турында, авылда үз сәламәтлегеңне даими рәвештә кайгыртырга кирәклеге, диспансеризацияне вакытында үтәргә тиешлеге турында сөйли, әңгәмәләр үткәрә, диспансеризациягә юнәлтә. Еш кына авыруны үзе Кадошкино, Ковылкино, Саранск поликлиникаларына озата бара. Халык белән эшләү кыенлыгын барыбыз да белә, әмма С.П.Тумпарова үз юлын тапкан, хөрмәт яулаган һәм шуның өчен авылдашлары аны кадерли. Тагы Светлана Петровна тормыш иптәше Ринат Мөхәммәтҗан улының яраткан хатыны, өч матур кызның искиткеч әнисе, ике кыз оныгының сөекле әбисе, уңган хуҗабикә, дип әйтмәсәк, бу игелекле, җаваплы һәм бик тыйнак хатын-кыз турында язмабыз тулы булмас иде. Эш урынында да, үз хуҗалыгында да тулы тәртип.
Медицина хезмәткәре һөнәре борынгыдан хөрмәткә лаек булган. Һөнәри осталык, тәҗрибәдән башка уңышларга ирешү мөмкин түгел. Авыруларның аякка басуы, тулы тормыш белән кабат яши башлавы табибларның сәләтенә, талантына, интуицияләренә бәйле. Фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Светлана Петровна Тумпарова иң яхшы бәяләмәләргә лаек кеше. Большие Поляныда һәм Насакан Потьмада яшәүчеләр һәрвакыт шундый сизгер медицина хезмәткәре булуына шат. Утыз елдан артык хезмәт эшчәнлеге дәверендә Светлана Петровна бик күп кешеләргә тиешле һәм кирәкле медицина ярдәме күрсәтте. Авыл халкы аңа җаваплы һәм авыр һөнәрендә тугры булганы, дәвасы өчен рәхмәтле.

 

Наилә НАСЫРОВА