Белгәнебезчә, сәләтле балалар Мордовиядә байтак. Шул исәптән, Кадошкино муниципаль районы Большие Поляны гомуми төп белем бирү мәктәбе укучылары да. Республика күләмендә оештырылган чараларда, конкурсларда еш катнашып уңышларга ирешәләр.
Бу очракта да «Объективта - дөнья» Республика фотоконкурсы игътибарга лаек булды. Ярышның максаты – укучыларның иҗади сәләтен ачу һәм информацион технологияләр күңекмәләрен практикада куллану дәрәҗәсен билгеләү. Ә конкурсның идеясе буларак фотода җәйге күренешләрнең кызыклы моментларын фотода калдыру иде. Оештыручылары Мордовия мәгариф министрлыгы һәм ГБОДО РМ «Балаларга өстәмә белем бирү Республика Үзәге». Укучыларыбызның мәктәптә, район күләмендәге ярышларны җиңгән 20 иҗади эшләрен бу конкурска җибәрдек. 5нче сыйныф укучыбыз  Тумпарова Регинаның эше «Жанровое фото» номинациясендә  лаеклы 2 урын яулады. Җитәкчесе – Римма Зәкәрья кызы Ляпина.
Сәләтле булгач, күп кенә өлкәдә сәләтле Регина. Ул күптөрле ярышларда я җиңүче, я призерлыкны яулый. Әйтеп китик, әле генә,  Н.А.Некрасовның 195-еллыгына багышлап үткәрелгән 3нче ачык Республика конкурсында – призер.  Бу юнәлешне Алсу Әнвәр кызы Капкаева җитәкләде.
Тумпарова Регина – сәләтле йолдызчык. Ул кул эшләрен, рәсемнәрен, бисер белән эшләрен матур һәм иҗади якын килеп башкара. Регина төрле яктан уңган бала – укуда да алдынгы, бишле билгеләренә генә укый, класстан тыш эшләре дә конкурсларда югары бәяләнә. Халык белми әйтмәс: «Сәләтле кеше, бар яктан сәләтле».

Рима Ляпина,
башлангыч сыйныф укытучысы