Сәламәтлек – кеше өчен иң мөһим, иң кирәкле нәрсә. Аңа игътибарлы булып, даими төстә медицина күзәтү үтү зарур. Табиблар һәрвакыт халык белән. Бүгенге көндә алар район сулышын тоеп, чордашлары белән бергә заман үзгәрешләрен күңелләре аша уздырып, һәр вакыйгага үз карашларын белдереп, җәмгыять тормышының уртасында кайнап яшиләр. Торбеево районы - аларның язмышы. Халыкка һәм хезмәткә тугрылык күрсәтү - Айсылу Мәхмүт кызы Семочкинаның, Зульфия Шәмил кызы Дулатованың, Наилә Шәмил кызы Якунинаның яшәү асылы.Әнә шулай яраткан хезмәтеннән ләззәт алып эшлиләр чын табиб булып туган кешеләр. Табиблыкка гомерләрен багышлаганнар түбәндәге сыйфатларга хас. Алар авыруларга күбрәк игътибар бирәләр, аралашалар. Табиб эше язу - карта тутыруда гына түгел (электроны булса да), авыруларга изге мөнәсәбәттә чагыла. Доктор өчен өчәр-дүртәр көн бәйрәм, ял көннәре булмый: чирле кешенең хәлен даими белеп торырга кирәк дип саныйлар.Органнарның үзара бәйләнешен аңлап, чирнең тулы картинасын күзаллый беләләр, чөнки авырткан органны гына дәвалау да дөрес түгел дип саныйлар. Шунда гына дәвалау курсы тиешле нәтиҗә бирә.
Айсылу Мәхмүт кызы Семочкина, «Торбеевская центральная районная больница»сында җитәкче вазыйфасын үти.
Сүзебез больница белән танышудан башланды. Торбеево ЦРБ стационары карамагында 135 урын, аның 40 көндезге дәвалану урыны, поликлиниканың бер сменасында гына 450дән артык кешене кабул итә, 27 фельдшер-акушер пункты, тиз ярдәм бүлеге һәм башка хезмәтләр керә. Анда 62 табиб һәм 199 шәфкать туташы белән башка юнәлеш эшчеләре бар. Бүген информатизация проекты буенгча Торбеево районы үзәк больницасы (ЦРБ) кирәкле  компьютер техникасы белән тәэмин ителгән, локаль-санау челтәре эшли, медицина информацион системасы эшкә кертелгән; болар барысы да пациентларның персональ исәпне һәм бердәм электрон карталарны алып барырга ярдәм итә. Тагы Торбеево больницасы дүрт федераль программада катнаша: йөрәк-кан юллары, онкологик авыруларга ярдәм итү, ДТПга юлыкканнарга ярдәм күрсәтү һәм сәламәтлекне саклауны модернизацияләү. «Кан әйләнеше авыруларына беренчел ярдәмне камилләштерү - совершенствование»  проектын тормышка ашыру кискен коронар синдромы белән авыруларның үлүен 6,9% тан 5,7%  киметергә ярдәм итте. Авыруларны вакытында ачыклап, кичекмәстән ярдәм итү буенча диспансерлаштыру программасы уңышлы эшләп килә, ашыгыч ярдәм күрсәтү оештырылган, бу исә хезмәтебезнең нәтиҗәсен тагын да яхшыртырга ярдәм итә. «Земский доктор» программасы буенча докторларыбыз сафы артты, дип тә хәбәрләде җитәкче.
- Даими рәвештә медицина тикшеренүе үтү авыруларны, бүгенге көндә шактый киң таралган йөрәк-кан тамырлары (инфаркт, инсульт, югары кан басымы), яман шеш авыруларын, шикәр диабеты, хроник үпкә hәм бронх авыруларын булдырмый калу яки беренчел стадиясендә тиешле дәвалау билгеләү өчен әһәмиятле. Максатларның берсен күз алдында тотып, 2001нче елда районара онкология кабинеты ачылган иде; бүген уңышлы эшли, - ди баш табиб Айсылу Мәхмүтевна. – Программа буенча көн таләп иткән җиһаз урнаштыру белгечләребезгә рак алды һәм онкология авыруларын беренчел стадиядә билгеләргә ярдәм итә; диагностик күрсәткечләр 12,4% үсте. Бу саннар артында йөзләгән кеше гомере. Тырыш онколог өлкәсе белгечебез Зульфия Шәмил кызы Дулатова турында пациентлары гел яхшы сүзләр генә ишеттерә: үз профессиясендә чын белгеч, хезмәтенә ихлас бирелгән, тәҗрибәле, намуслы, игелекле табибә. Бүген ул дикрет ялында. Әле генә өченче бала тудырды. Аның өчен шатландык.
Тыйнак, үзе турында күп сөйләргә яратмаган Айсылу Мәхмүт кызы тумышы белән Атюрьево районы Большой Шуструй-Кыштыру авылыннан. Әтисе - Мәхмүт Ибәдулла улы Ингильдеев, гомере буе тырышып туган авылындагы «Восход» колхозында хезмәт итә, ә әнисе - Ракия Абдрахман кызы, озак еллар Кыштыру авылы администрациясен җитәкли. Тату, булдыклы гаиләдә белемле балалар тәрбиялиләр алар. Бүген дә балаларына, оныкларына, булдыра алган кадәр, булышалар; олы яшьтә булуларына карамастан, тавыклар белән сарыклар асрыйлар. Балалары да хөрмәтли аларны;  аларга ярдәм итәләр. Мәсәлән, җәйге печән чабуларын гына алыйк. Бу чорны Айсылу ханым бигърәк ярата. Гаиләсе белән печән чабарга, җыярга булыша. Ә туган Кыштыру авылы иген-кырлары, андагы хуш исле җиләкләре, бер җирдә дә табылмаган матур чәчәкләре җитәкченең күңелендә рәхәтлек хисе тудыра. Басудан арып кергәч, әнисенең бик тә тәмле бәлешләре (пальчики оближешь, ди) һәм катламалары белән чәй эчүләр ни тия!
Әңгәмәдәшемнең сәләте һәм акыллылыгы йөзенә чыккан. «Кешеләрне дәвалау, табибә булу яшьлек хыялым иде. Барысы да тормышка ашты. Авылымда төп белем алгач, Краснослободск шәһәре медучилищесында  укыдым. Бүгенге коллегам Наилә Шәмил кызы Якунина - Совешова белән бергә мәктәптә дә, училищеда да белем алган идек, хәзер бергә эшлибез. Бүген ул Торбеево больницабызда терапевт бүлеген җитәкли. Тәҗрибәле, уңган бүлек җитәкчесе ул, шул ук вакытта профессиясенең нечкәлекләрен белгән участковый терапевт буларак та үзенең авырулары өчен ак халатлы фәрештәгә әйләнгән. Җәмгыять эшеннән дә читтә калмый ул - сайлауларда актив катнаша. Ел саен рес-публикабызда үтә торган «Шумбрат, Мордовия!» фестивалендә моңлы тавышы белән татар җырларын башкара (репертуарында «Янымда син булсаң» һәм башкалар); район һәм республика газета битләрендә дә язалар аның турында. Бик матур гаиләсе, тормыш иптәше белән бергә ике улларына тиешле тәрбия бирәләр...», - дип сөйләвен дәвам итте Айсылу Мәмүтевна. Ул үзенең хезмәткәрләре турында бик озак иттереп сөйләде, әмма үзе турында тагы да күбрәк беләсе килде, сораштыруымны дәвам иттердем.
- Аннары мин Саранск шәһәре 4 номерлы больницасында эшли башладым. Әйе, университет баскычыннан күтәрелеп халыкның рәхмәтле дәрәҗәсенә ирешү өчен белемле, энергияле, шул ук вакытта кешелеклелек сыйфатларына ия булу да кирәктер. Хыя-лымны тормышка ашыру өчен, өченче тапкыр имтиханнар тапшыргач кына булса да, Н.П.Огарев исемен йөрткән университетның медфагына укырга кердем. Башта эшләдем дә, укыдым да. Соңга, чын белгечлек алу өчен, очныйга күчтем. Укуны тәмамлагач, Торбеево больницасына функциональ диагнозтика бүлегенә эшкә күчтем. Гаилә, бала тудыру, хезмәт...Тормыш бер урында тормый, су кебек ага. Поликлиник эшләр буенча бүлек мөдире булып эшләдем, бүген – больницаны җитәклим, - дип кыска гына үзе турында белешмә бирде Айсылу ханым. Хыялымны дәвам итүче - Руслан улым. Мин укыгын институт студенты ул.
Тынгы белмәс табиб ул Айсылу Мәхмүт кызы Семочкина, олы коллективның хөрмәте белән югары бәяләнүче җитәкче, гаиләсендә яраткан хатын, баласына үрнәк әни дә, Кыштыру авылында гомер итүче Мәхмүт абый белән Ракия апаның горурлыгы да. Менә шундый сәләтле дә, белемле дә, башкаларга үрнәк тә баш табиб вазыйфаларын үтәүче Айсылу Мәхмүт кызы Семочкина җитәкчелегендә профессио-наллар эшли.

Наилә Насырова