Кибетләр күбәюе сатып алучыларга үзләренә товарны сайлап алырга мөмкинчелек тудырды. Әмма алар еш кына ялгыша. Вак язулы этикеткалар, йолдызчыклары, сатып алучыны кызыктыру максаты белән үткәрелгән акцияләр сатып алучыны адаштыра. Кибет һәм җитештерүчеләрнең «кармагына» эләкмәс өчен түбәндәге язмам.
Язуның зурлыгында - мәгънә. Шулай, кибеткә килгәч, еш кына андагы консультантына мөрәҗәгать итәргә туры килә һәм: «Кызым, кара әле, бу печеньеның куллану вакыты чыкмаганмы?» Икәүләп, тиешле саннарны эзләп, кыштырдап торган кәгазенә төргән печенье савыты буенча «сәяхәт» итәбез. Ниһаять, капның бер янында күренер-күренмәс числосы, ае, җитерелгән елы һәм саклану вакыты язылган иде. Бүгенге сатып алучы, газета һәм телевизордан ашамлыкларның составы, аны җитештергәндә нинди файдалы һәм зарарлы матдәләр кулланулары, сайлап алу юллары турында аңлатып биргән информацияне күп ала. Әмма ялтыравыклы кәгазьләрдәге закон таләп итекән бар мәгълумат, лупа белән генә укырлык, шуңа еш күзлерәк кешегә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Җитештерүче сатып алучыларның ничек бу информацияне укыйр дип борчылмый.  Хөкүмәт Думасында бер-ике тапкыр бу мәсьәлә (РФ 5 Законы 4 пунктының «О защите прав потребителей» статьясына) күтәрелгән булса да, әлегә нәтиҗә юк. Мәсәлән, Россиядә 1,33 миллиметр (көч-хәл белән укыла) зурлыкта бар мәгълуматны сатып алучы күрә алган урынга язуны законлаштырганнар. Сатып ала торган товарыгызның, шул зурлыкта булса да, этикеткаларын укыгыз, исән булырсыз. Хөкүмәт статистикасы буенча, 52,5% кеше этикеткаларны укый, 21,8% товарның маркировкасын уку күп вакытны ала һәм 16,1% - этикеткадагы информация ышаныч уята, диләр. Тагы 14,6%  сатып алычы язылган хәбәрләрнең мәгънәсен аңламый. Шулай итеп, кеше үзенең саулыгына битараф түгел икән. Бүгенге товар маркировкасы катлаулы һәм уңайсыз. Аз кеше мәгълуматны сатып аласы әйбернең ике ягыннан укый.
Ә бүген тәмле, саулыклы ашамлык, эллюзиягә әйләнеп килә. Мәсәлән, «сливочный» тәмле печенье белән «персиковый» тәмле йогурт – бу «лимон исле» савыт-саба юу чарасы төсле. Түбән бәяле продуктлар төп мотив булганда, саулык турында уйламый сатып алучы. Белгечләрләрнең, ашамлыкларның зарарлысын рационнан чыгарсак, нәрсә ашарбыз, дигән фикерләрен күп кенә интернет чыганаклардан укырга була.
Эксперт фикеренә күз салыйк. Югары категорияле врач-терапевт, Атказанган исемен йөртүче, «Саулык Үзәге» бүлеге җитәкчесе, Мордовия Минздравында саулыклы яшәү рәвеше буенча штаттан тыш төп белгеч Елена Борисовна Тимошкина болай ди: «Кибеттәге ассортиментны һәрвакыт өйрәнәм. Алар арасында булган натураль продуктларны сайлыйм, төрле өстәмәләре булмаганнарга өстенлек бирәм. Кызганычка каршы, андыйлар аз. Тавык итен, эремчек, йомырка һәм башка ашамлыкларны бер ук фермерлар кибетеннән һәм тикшерелгән сатучылардан алам. Минемчә, күп кенә сетевой магазиннарны, срогы чыккан товар һәм ашамлыкларның саклау шакларын бозу, шикле поставщиклар белән эшләгән өчен ябарга була. Алар, тиешле сыйфаты булган продуктлар түгел, ә очызлы товар артыннан куып, кеше саулыгы турында кайгыртмыйлар. Сатып алыр алдыннан һәрвакыт сыр, май, эремчек составын укыгыз. Этикеткада, лупа белән генә күрерлек булса да, маргарин, сыр һәм эремчек продукты дигән язуны табарга була. Алар берничек тә натураль продукттан бәя була алмый. Тагы йомырканың да саклану вакытына нык игътибар итегез; җылы урында сакланганнарының йомырка тутырылган савытта язылган саннарга караганда саклану вакыты күпкә аз. Суыткычта сакланса – 2 атнага артык. Суытылгын ит тә сатып алмагыз. Анда микроблар мыжлап тора. Нәтиҗәдә - чамадан тыш тазару, кан тамырларыбызның шлаклануы барлыкка килә. Шуннан тромбозлар, инсульт, гипертоник, онкология һәм башка авырулар белән авырый башлыйбыз».
Товарларның этикеткаларын, лупа белән булса да, укырга кирәк дигән фикер белән килешегез, исән булырсыз.

Наилә НАСЫРОВА