Карповлар гаиләсенә кече Ватан тормышында катнашулары өчен зур рәхмәтләребезне шәхсән мин һәм клуб хезмәткәрләре белдерә, - ди әдгәмәдә Рузаевка районы Татар Пешлә клубы мөдире Наталья Анатольевна Чалдаева. Рузаевка районың Татар Пешлә клубына Волгоград шәһәреннән кунаклар килгән. Диана Наиль кызы белән Артур Анатольевич Карповлар гаиләсе Татар Пешлә клубының Яңа ел концертында иганәчеләр-спонсорлар булганнар: балалар өчен татлы бүләкләр әзерләгәннәр, олылар өчен ташламалы талоннар бирелгән.
Кунаклар Пешлә авылы милли татар мәдәнияте музееның «Татар йорты»на да сәяхәт кылганнар. Музей экспонатларын, милли баш киемнәрен һәм костюмнарын, көнкүреш һәм бизәкле әйберләрне карап, зур тәэсир алганнар; тарихы бер эпоханы эченә алган Татар Пешлә авылы үткәне-бүгенгесе аларның хәтерендә озак сакланачак, киләчәк буынга да тапшырылачак.