Ләмберә районы республикабызда татарлар районы дип йөртелә, чөнки биредә күпләп татар милләтле халкыбыз яши. Хөрмәткә лаек тагы бер кеше турында сүзебез. Аның турында «Призыв» яза.
Ләмберә районы Шербаково авылы автомобиль юлының беренче төзүчесе турында берничә сүз әйтергә сылтау бар. Бу Камиль Атаулла улы Максутов. Максутовлар нәселен авылда бик хөрмәт итәләр. Монда намуслылыгы, диндарлыгы, игелеге белән аерылып торган нәсел башлыгы Атаулланы искә төшерү урынлы булыр иде. Авырлык Максутовларны зур ил шәһәрләренә таратты. Атаулла үзе вакытлыча Мәскәү өлкәсендә яшәгән. Ләкин ничек кенә булмасын, күпләре бу шартларда сизелерлек дәрәҗәгә һәм вазифаларга ирешкәннәр. Шулай да Максутовлар гаиләсендә зур игътибар бирелгән тәрбия һәм белем сизелде. Әйтик, Атаулла улы Ахать Фрунзе шәһәрендә гаять зур җитештерү берләшмәсенең баш хисапчысы, СССР Тышкы эшләр министры Андрей Андреевич Громыко секретаре булган. Камиль Атаулла улы да, яхшы тормыш мәктәбе узып, гади эшче-төзүче буларак, районда гына түгел, бөтен республикада да билгеле кеше. Ул Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә яшәгәндә флотта хезмәт итәргә чакырыла. Дүрт ел хезмәт иткәч, тагын Ногинскка кайта. Әмма Камильнең күңеле һаман да туган иленә тарта булганын гаиләсе еш искә төшерә. Хыялы тормышка аша: туган ягына кайтып хезмәт итә башлый.
Камиль Атаулла улы Максутов Саранскида тектоник хәрәкәтләр булган вакытта, үсеш алган индустриаль шәһәргә әверелгән чакта ук төзүче булып эшләгән. Ул 1957 елдан шәһәрнең күп кенә заводларын – кабель, инструменталь, экскаватор заводларын төзи. Төрле яклап үсеш алган шәһәрдә зур масштаблы торак төзелеше ачыла. Биредә дә Камиль Атаулла улы монтажчылар бригадасын җитәкләп зур эштә үзенең өлешен кертә. Аена 27 йорт төзеп тапшыралар! Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: ул вакытта «Хезмәттә - хөрмәт» сүзләре сөйләм әйләнмәсе генә түгел, ә аның артында реаль эчтәлек тора иде. Шуңа да К.А.Максутовка Мәскәүдә СССР ВЦСПС рәисе югары бүләк тапшыра. Ул - СССР Дәүләт премиясе лауреаты. Ташламалар буенча бу исем, мөгаен, Социалистик Хезмәт Герое исеме белән бер дәрәҗә булгандыр. Ләкин эш өстен-лекләрдә, ташламалар- льготаларда түгел. Камиль Атаулла улы Максутов якташлары Щербаклыларга, үз исеменең биеклегеннән, тормыш проблемасын – юл үткәрү мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итә алган. К.А.Максутов Саранск йорт төзү комбинатында төзүчеләр-монтажчылар бригадасын җитәкләгән чакта, Щербакта юл төзелеше проектын гамәлгә аштыра – «пробивает». Юл төзелешенә бетон плитәләр бүлеп бирү өчен рөхсәт ала һәм юлны төзиләр. Озакламый юлны ачып та җибәрәләр. Тик монда бер нюансны искә төшерәсе килә: план буенча юл Мәскәү трассасыннан авыл үзәгенә кадәр барган, ә бригадирның абруе (авторитеты) ярдәмендә, төзүчеләр өстәмә плитәләр ала һәм юлны бөтен авыл буйлап салып чыгалар. Элекке Щербактагы юл, 40 еллык тәнәфестән соң, бүген яңадан төзелә, дип әйткән идек. Һәм (ышанабыз!) быел төзекләндереләчәк. Тик юлны ачу тантанасында якташлары трассаның беренче салучысын, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Камиль Атаулла улы Максутовны һичшиксез искә алачаклар.

Наилә НАСЫРОВА әзерләде