Россия чикләре дистәләгән мең километрларга сузылган, алар судан да, коры җир аша да, һавадан да уза. Илебез чикләрен армиянең элитасы булган чик сакчылары гаскәрләре саклый. Россиядә һәр елны билгеләп үтелгән чик сакчылары көне илебезнең һәр гражданинында ихтирам һәм хөрмәт хисе уята.

28 майда элеккеге һәм хәзерге заман чик сакчылары үзләренең иптәшләрен искә алалар һәм Ватаныбыз чикләрен саклаган кешеләрне хөрмәтлиләр. Шулай, Мордовиядән шундыйларның берсе – Ахать Арифулла улы Шамонов. Аның гаиләсе аның турында бераз сөйләргә теләр иде.
Шамонов Әхәт Арифулла улы 1960 елның 21 апрелендә туа. Бүген алтмыш яшен тутырган кеше. Татар Пишләсе мәктәбендә тырышып укый. 1978 елның көзендә, бүтән яшьтәшләре төсле,  Рузаевка хәрби комиссариаты белән Кызыл Байрак Урта Азия чик буе округындагы (Краснознаменный Среднеазиатский пограничный округ) чик буе отрядына чакырыла.
1979 елның декабрендә, Пянджский чик буе отряды аша, Афганстан республикасына интернациональ бурычны үтәү өчен җибәрелә. 1980 елда яралана, Пянджский чик буе госпиталендә, аннан Дүшәнбедә дәвалана.
1981 елда туган ягына кайта. Башта Рузаевка тимер юлында машинист ярдәмчесе булып эшли, аннан 1850нче автоколонна шоферы буларак эшкә урнаша. Хәзерге вакытта пенсионер. Иҗтимагый эшчәнлек, патриотик эшчәнлек белән актив шөгыльләнә. Гомере буе Ватанына тугрылыклы була, кая гына эшләсә дә, тырышып хезмәт итә.  Матур гаилә кора, тормыш иптәше Флора Әхмәтҗан кызы белән бергәләп ике кыз балаларын тәрбияләп үстерәләр. Бүген оныклары шатлыгын тоеп яши.
Хөрмәтле тормыш иптәшем, кадерле әтиебез, сөекле бабакаебыз!
Ихлас күңелдән чик саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сиңа Ватан төшенчәсе аеруча якын, чөнки чик сакчылары - беренче һөҗүмне үзләренә алучылар. Намуслы хезмә тең -  илебез чикләренең ныклыгын һәм гражданнарыбызның тынычлыгын тәэмин итүчеләрнең берсе идең. Җаваплы һәм намуслы хезмәтең өчен чын рәхмәтебезне җиткерәбез. Сиңа чын күңелдән тыныч күк йөзе, матур тормыш, нык сәламәтлек телибез. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә. Без сине яратабыз!