18 майда Рузаевка районы Татар Пешлә авылының якташыбыз Шәриф Камал исемен йөрткән мәктәптә Татарстаннан шагыйрь Ләбиб Лерон белән «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ленар Гобәйдуллин кунакта булганнар.
Кунаклар башта Ләмберә районы Аксён авылын килеп күргәннәр. Аннары Мордовиядә булып та Шәриф Камал туган ягында булмый кайтырга теләмәгәннәр: Рузаевка районына юлланганнар. Бу аларның күптәнге теләге булган икән. Шәриф Камал исемендәге Татар Пешлә авылы мәктәбе директоры Флора Ахметҗан кызы Шамонова белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Спартак кызы Саляева кунакларны каршы алып матур аралашалар, мәктәп буенча экскурсия ясыйлар. Мәктәп укучылары белән очрашып, тирән эчтәлекле әңгәмә үткәрәләр. Бүләккә «Безнең мирас», «Казан утлары», «Ялкын», «Идел», «Мәйдан» журналының төрле саннарын алып килгәннәр.
- Мәшһүребез Шәриф Камалны дөньяга иңдергән гүзәл табигатьле Татар Пешләсендә тәүге булуыбыз. Авыл - искитмәле зур икән! Яңгыр явып торганда килеп кердек авылга – быел уңышлы ел булыр, Аллах бирса!
Музей бик күркәм, алга таба тагы да мәртәбәле булса иде, булыр иншалла, дигән теләктә калабыз.
Мәктәп укытучыларына иң изге теләкләребез! Авыл яшәсен, мәктәп бетмәсен, халкы исән-сау булсын, Амин!
Ихтирам белән шагыйрь Ләбиб Лерон, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ленар Гобәйдуллин, дип истәлек язмаларын да калдырганнар.

Наилә НАСЫРОВА