2023 елның 17 маенда «Педагог 13. ру» мәйданчыгында туган тел укытучылары (мокша, әрзә, татар), мордва һәм татар язучы-фронтовиклары истәлегенә багышланган «Алар Ватан өчен сугыштылар» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узган. Конференция эшендә Мордовия һәм Татарстан республикалары, Пенза, Ульяновск, Ырымбур өлкәләре мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнашкан. Барлыгы 35тән артык педагог бу конференция эшендә катнашкан. Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Самсонова Татьяна Васильевна, «Педагог 13. ру» ректоры мөрәҗәгать иткән. Ул билгеләп үткәнчә, һәр гаиләдә Ватан өчен алгы сызыкта батырларча сугышкан, көн-төн тылда фидакарьлек белән эшләгән, фронтка ярдәм иткән, илне җимерекләрдән торгызган кешеләр турында истәлекләр изге итеп хөрмәт ителә. Безнең ветераннар, укытучылар, язучылар һәм шагыйрьләр илебезне яклап батырларча сугыштылар. Алар - безнең әхлакый ориентирыбыз, патриотизм һәм Ватанга тугрылык үрнәге, ди.
Конференциянең модераторы булып В.Ф. Рогожина, югарыда әйтелгән «Педагог 13. ру» учреждениянең этномәдәни белем бирү лабораториясе мөдире чыккан һәм ул чыгыш та ясаган. В.Ф. Рогожина ассызыклаганча, Җиңүгә ышану, дошманга нәфрәт рус, мордва, татар шагыйрьләре һәм язучыларының хәрби әсәрләренең төп темасы. Мәктәп программасына кертелгән һәр әдәбият әсәре укучының әхлакый үсеше һәм шәхесне патриотик тәрбияләү өчен яхшы материал бирә.
Конференциядә Мордовиянең татар милли мәктәпләрендә хезмәт итеп киләчәк буынга белем, тәрбия биреп килгән укытучылар да эш тәҗрибәләре белән уртаклашканнар. Алар – Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбе укытучысы Равза Мокаддәс кызы Юмаева, шул ук районнан Черемиш төп мәктәбе укытучысы Фазия Фәрит кызы Боярова, Рузаевка районы Болдово урта мәктәбе укытучысы Наилә Идрис кызы Башмакова, Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбе укытучысы Светлана Равиль кызы Поташова, шул ук районның Большие Поляны төп мәктәбе директоры Светлана Наиль кызы Кильдеева һәм киңәшчесе Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева. Төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар әхлакый-патриотик тәрбиядә өлкәннәр, бигрәк тә якын кешеләр үрнәге зур әһәмияткә ия дигән фикергә килделәр. Гаиләнең өлкән әгъзалары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, аларның фронт һәм хезмәт батырлык-лары тормышыннан алынган конкрет фактларда балаларга «Ватан алдындагы бурыч», «Ватанга мәхәббәт» кебек мөһим төшенчәләрне сеңдерергә кирәк, диделәр.
Төбәкара конференция кысаларында «Искерү срогы булмаган» Бөтенроссия тикшеренү проект эшләре конкурсының төбәк этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү дә булды.

Наилә НАСЫРОВА