Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбендә музей көнен билгеләп үттеләр.
Музей укучыларга туган як, мәктәп, кече Ватанның (авылның) күренекле шәхесләре тарихын яхшырак белергә ярдәм итә. Шулай, 18 май Халыкара музейлар көне - бөтен дөньяда 1977 елдан бирле билгеләп үтелә торган бәйрәм. “Мирас” мәктәп тарих-туган якны өйрәнү музееның туган көне алдыннан (2007 елның 23 маенда) “Музейга экспонат бүләк ит”акциясен игълан иткәннәр. Һәр кешедә диярлек борынгы әйберләр саклана, әмма без кайчак иске әйбернең уникаль музей экспонаты булуы мөмкин дип уйламыйбыз. Музейга экспонат бүләк итеп, Сез үзегезнең истәлегегезне сакларсыз, ә борынгы әйберләрегез яңа тормыш алыр. 
Ә Халыкара музей көненә килгәндә, мәктәп укучылары  -  Абузярова Зарина, Алмакаева Сабина һәм Салькаева Сафина - Бөтенроссия мәктәп музейлары һәм  экскурсоводлар конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләр, кыскача гына “Наследие” мәктәп музееның тарихы һәм эшчәнлеге турында сөйләгәннәр.