Мордовиядә “Һөнәре буенча иң яхшы” конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләделәр. 
2024 елда эш урыннарында югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкән хезмәтчәннәр Республика йортына чакырылган иде. Тантанада Мордовиянең барлык икътисад һәм социаль өлкәләренең лаеклы вәкилләре арасында «Газпром газ бүлү Саранск» акционерлык җәмгыятенең йорт эчендәге газ җиһазлары хезмәтенең, Темников шәһәрендәге филиалының газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча слесаре Ринат Наиль улы Урусов катнашты. Узган елның октябрендә ул республика һөнәри осталык конкурсында катнашып, II призлы урынны яулаган иде. Быел, ирешкән уңышлары өчен Ринат Урусов «Һөнәре буенча иң яхшысы» 1 дәрәҗә Дипломына лаек булды. Ринат Наиль улы Урусов үз һөнәренә 12 ел багышлаган. Аның эше - газ казаннары, плитәләр, су җылыту колонкалары бөтен Темников районы халкының йортларында һәм фатирларында сәгать кебек эшләүдән гыйбарәт. 
Конкурста катнашу кыен булмаган, уңышның җаваплы хезмәт елларында эшләнгән һөнәри осталык белән билгеләнүе турында әйтә. Үткән елгы интервьюсында болай дигән иде: “Хәер, икенче урын - беренче урын түгел һәм аңа омтылырлык нәрсәләр бар. Конкурста беренче тапкыр катнаштым”,- дип сөйләгән иде Ринат Наиль улы Урусов. - Ярыш - ярыш була инде. Һәрвакыттагыча бик җитди - комиссия, бернинди «шпаргалкалар» юк, тирә-юньдә видеокүзәтү. Практик биремне тиз һәм сыйфатлы башкардым. Әмма киләсе елда беренче урынны алу өчен теорияне өйрәнергә кирәк”, - дигән иде. Быел нәтиҗәләр шатландыра – лаеклы беренче урын анарда.
Ринат Наиль улы Урусов кебекләр көн саен үзләренең эш урыннарында эшкә җаваплы мөнәсәбәт үрнәге күрсәтәләр. Аларның һөнәри осталыгы тулаем филиалның уңышлы эшен дә билгели. Әйтик, 2025 ел башыннан дүрт ай эчендә «Газпром газ бүлү Саранск»ның Темников шәһәрендәге филиалы, Фәрит Набиулла улы Урусов җитәкчелегендә, барлык җитештерү күрсәткечләрен үтәгән, атап әйткәндә, юридик затларга техник хезмәт күрсәтү планның 107,1% состав тәшкил иткән (узган елга карата үсеш темпы - 112,4%), йорт эчендәге газ җиһазларына - 105,6% (үсеш темпы - 109,3%), төзелеш-монтаж эшләре һәм технологик тоташтыру планның 156,8% башкарылган, 11 йорт биләмәсе догазификацияләнгән (догазификацияләү кампаниясе башын-нан барлыгы 436). 
Алда тагы да зур уңышлар көтсен, хезмәт алдынгысы!

Н.ХӘЛИЛ