Ифтар сүзе Уразада авыз ачуны, Рамазан аенда авыз ачу вакытында махсус чакырылган кунаклар мәҗлесе. ИФТАР ИТҮ (КЫЛУ) – Ураза тоткан көнне, кояш баегач, авыз ачу дигәнне аңлата, дип язылган сүзлектә.
Җиһанда бөек ай, айларның солтаны булган Рамазан ае хәкимлек итә. Бу айда Мордовия авылларында, шул исәптән Саранск шәһәре мәчетләрендә дә, бергәләп  авыз ачулар бик еш үтә башлады. Әле генә Кадошкино районы Иса авылы кешеләре авыл мәчетендә һәм Наиль белән Камиль Мангутовлар аерым оештырган изге ифтар мәҗлесләре – авыз ачулар үткәрделәр. 3нче июльдә Дубенка районы Ломат авылында да зурлап авыз ачканнар. Зурлап диюем шуннан, Дубенка районы Главасы Сергей Геннадьевич Плешаков  (әлегә кадәр бирегә мондый бәйрәмгә район җитәкчеләре килгәне булмаган), Ломат авылы җитәкчесе Лариса Вячеславовна Киселёва бу кичәдә катнашканнар. Тирә-як районнардан, авыллардан да халык ифтарга күпләп килгәннәр.
Район җитәкчесе Сергей Геннадьевич барлык мөселманнар өчен кадерле булган кичә белән котлаган, исәнлек-саулык, иминлек теләгән үзенең нотыгында.
Раиль хазрәт әйтүенчә, Сергей Геннадьевич Дубенка районы газетасы аша да изге ай һәм изге бәйрәм белән котлады. Киләчәктә бер-беребезгә ярдәмләшеп, бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп эшләргә киңәшләштек, ди.
Раиль хазрәт район җитәкчесе С.Г.Плешаковка Коръән (рус телендәге тәрҗәмәсе) бүләк иткән.
Кичәне оештыручылар – авыл халкы, Ломат авылы предпринимательләре – Баймашевлар, Раимовлар һәм иң беренче чиратта - авыл мулласы Раиль хазрәт Мусин. «Бүгенге мәҗлес кардәшлек, туганлык, авылдаш араларын тагын да якынайтты», - диде ул. Ломатта узган Рамазан аеннан бу Рамазан ае арасында эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап, ирешкән уңышлар белән барлык кунакларны таныштырып узган.
Быел безнең җирлектә яшәүчеләргә уразаны 20 сәгатьләп тотарга туры килә. Хәдисләрдән мәгълүм булганча, фәрештәләр ураза тотучыларның гөнаһларын кичерүне сорап догалар кыла. Алла боерса, безнең ураза тотучы мөселманнарга догалар күбрәк тә ирешер, алар бит дөньяның башка җирләрендә яшәүчеләргә караганда уразаны озаграк тота. Монда да Раббыбызның бер хикмәте бар. «Ә инде бүгенге ифтар мәҗлесен оештырып якташлык һәм туганлык араларын якынайтып олы үрнәк күрсәттеләр», -  диде Ломат авылында имам булып торган Раиль хазрәт. Коръән сүрәләре укып барча якыннар, әти-әниләр, авылдашлар рухына дога кылганнар, ди. Авыз ачып, ахшам намазын укыганнан соң мул табын артында Аллаһның ризалыгын өмет итеп, тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйланганнар. Соңыннан тәравих намазлары укып, барча ифтар мәҗлесен оештырган кешеләргә рәхмәтләр әйтеп таралышканнар.
Әйтеп китми булдыра алмыйм, чөнки изге айда изге эшләр эшлиләр Ломат авылында: мәчеткә җыелган фитыр акчаларына, Раиль хазрәт җитәкчелегендә, ашамлыклар сатып алып ярдәмгә мохтаҗларга таратканнар.

Наилә Насырова