Ромодан районы Алтар авылында гомер итүче хезмәт ветераны, тыл хезмәткәре Абидә Каюм кызы Каримовага 90 яшь тулды.
Россия Президенты Владимир Путнинның һәм район җитәкчесе Анатолий Гурьянов исеменнән юбилярны котларга дип район эш һәм ветераннар комитетыннан, ГКУ «Социальная защита населения по Ромодановскому району РМ» оешмасыннан, Алтар администрациясе җитәкчесе урынбасары Ришат Максиняев җылы сүзләр белән бергә бүләкләр дә алып килгәннәр. Абидә Каюм кызы Алтар авылында туып-үскән, авылы үсешенә күп көч керткән кеше. Җирле хуҗалыкта озак еллар тырышып хезмәт итә ул. Бөек Ватан сугышы вакытында, яшьтәшләре белән бергә, Ярославль өлкәсенә торф чыгарырга озатыла. Менә шундый тормыш кичерә Абидә Каюм кызы Каримова.
- Авыр эш, җиңелчә кием, салкыннар һәм ачлыкка карамастан, без тырышып эшләдек! – дип истәлеген яңарта юбилярыбыз. – Әллә яшьлек, әллә зур сугыш кайгысы безне берләштерде; бернигә карамастан бер-беребезгә ярдәм итә идек. Дуслык булгач, авырлык җиңелрәк үтә, ди ул.
Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, Абидә Каюм кызы Мәскәүгә эшкә китә. Анда агач эшкәртү комбинатына эшкә урнаша. Әмма туган якка булган мәхәббәт, якыннары аны һәрвакыт авылына тартып тора. Биш ел хезмәттән соң Алтарына кайта А.К.Каримова. Биредә фронттан кайткан яхшы дус, яраткан кешесе Сулейман Али улы Каримовны очрата. Матур гына туй уйнап гаилә коралар. Яшь гаилә башы Сулейман Али улы «Шефная звезда» колхозына механизатор булып эшкә урнаша, ә тормыш иптәше Абидә Каюм кызы мал-туар фермасынанда эшли башлый. Бер-бер артлы биш бала тудыралар, аларны тәрбияләп үстерәләр. Авылда хөрмәткә лаек гаилә булып яшиләр. «Каримовлар гаиләсе һәрвакыт үрнәк булды», - ди алар турында авылдашлары. Кырык елдан артык берсен-берсе хөрмәт итеп яшиләр Каримовлар. Бүген дә балалары, оныклары, оныкчыклары Абидә Каюм кызына олы хөрмәт күрсәтеп дус яшиләр.
2012нче елны Абидә Каюм кызы Каримовага, фронтовик тол хатыны буларак, Саранск шәһәрендә бер бүлмәле квартир бирелә. Ул аңа бик шат. Олы буын кешеләренә игътибарлары һәм ярдәмнәре өчен илебез җитәкчеләренә рәхмәтле ул. Сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыр елларны үз җилкәсендә кичергән Абидә ханым, бүгенге көндә хөрмәт һәм мактау казанган, олы яшьтә булуларына карамастан, киң күңелле, ачык йөзле, кунакчыл хуҗабикә, акыллы ана, яраткан әнекай булып кала.
Хезмәт ветераны Абидә Каюм кызы Каримовага Юбилее уңаеннан теләкләр: озын гомер, нык сәламәтлек, балаларының, оныкларының рәхим-шәфкатьләрен тоеп хәерле гомер итәргә язсын!