Бу көн 1990 елда ООН Генераль Ассамблея карары белән халыкара бәйрәме дип билгеләнгән. Ә Мордовиядә күптәннән 1-31 октябрьдә ай буе өлкәннәргә, мөхтәрәм яшьтәге ватандашларыбызга социаль, хокук, медицина һәм башка өлкәдәрдә ярдәм итү, игътибар һәм хөрмәт күрсәтү гадәткә керде. Бәйрәм кысаларында котлаулар, концертлар оештыралар, кино һәм театрларның ишекләре ачык булачак, экскурсияләрнең төрлеләре үтәчәк; спорт ярышларында катнашырга мөмкинчелекләр тудыралар. Бу көннәрдә пенсионерлар, сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары яшәреп киткәндәй булалар, үткәннәрен искә төшерәләр, бергәләшеп аралашалар.

Традиция буенча ай буе башкалабыз Саранскта төрледән-төрле чаралар үтә. Мордовия Главабыз Владимир Волков ел саен Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы очрашу оештыра. Бу кичәдә пенсионерлар, сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннарына матур сүзләр әйтелә, бүләкләр тапшырыла, концерт программасы оештырыла. Быел очрашуларын башлады инде. Республикабыз районнарындагы татар авылларында да олыларны хөрмәтлиләр.
Темник районы районы Тархан урта мәктәбе җирлегендә ел саен октябрьдә, числосы әлегә билгеле түгел, Авыл администрациясе белән мәктәп коллективы берлектә авылдагы барлык пенсионер өчен бәйрәм үткәрәләр. Мәктәп директоры Халисә Сафиулла кызы Кугушева белән сөйләшкәндә: “Октябь ае – гади ай түгел, чөнки октябрьдә өлкәннәргә аерым хөрмәт күрсәтергә тырышабыз. Ел саен без олыларыбызны олылап, Тархан гомуми урта белем бирү мәктәбендә Тархан авыл администрация хезмәткәрләре һәм мәдәни, мәктәп халкы белән бергә, концертлы чәй эчү үткәрәбез. Бу чара өлкәннәребезгә бик ошый. Үзләре дә, оныкларының матур концертын тыңлагач, гармунга кушылып җырлыйлар, биючеләре дә табыла. Күңелле үтә бәйрәм. Ел саен ООО “Тархановское” җәмгыятьчелеге бу бәйрәмгә булдыралган кадәр өлеш кертә, ә төп авырлык Авыл администрациясенә төшә”.
Рузаевка районы Татар Пешләсе авылында да ел саен Олылар айлыгын зурлап үтькәрәләр. Мәктәп директоры Флора Әхмәтҗан кызы Шамонова белән бу турыда аралашканда: “Мәдәният йортыбыз, мәктәп халкы белән бергә, ел саен зур концерт оештырабыз. 20 ветеран педагогларыбызга үткән ел тагы ике укытучыбыз – Рәисә Ибрагим кызы Кашаева белән Шәфика Шикур кызы Неясова кушылдылар. Авыл администрациясе җитәкчелегендә чәй эчү оештырыла. Быел, көне билгеле булмаса да, олыларыбызга бәйрәм оештырырбыз», - ди.
Олылар язмышы - Ил язмышының бер чаткысы. Хезмәт һәм сугыш ветераннарыбыз - безнең тарих, байлык, горурлык. Олыларыбызны ешрак искә алыйк, яхшылык эшләп өлгерик.

Н.Хәлил