Ел саен Темник районы физик мөмкинчелекләре чикле булган балалар өчен интернат-йортта  инвалидлар декаднигы үткәрәләр. Декадникны йомгаклап зур бәйрәм – «Йөрәктән-йөрәккә» хәйрия (благотворительный)  марафоны нәтиҗәләре буенча оештырыла.
Балалар, тәрбиячеләре белән бергә, зур сәхнәдән Мәскәүле, Сарансклы, Саровлы шәфкатьле, мәрхәмәтле, рәхимле, балалар тормышына битараф булмаган иганәчеләренә рәхмәтләрен белдерделәр. Аларны күреп беләләр, еш очрашалар. Шундый күрешүләр-очрашулар дуслыкны ныгыта, якынайта. Шуңа марафон алдыннан Темник интернат-йортына Дальний Восток - Комсомольск-на-Амурдан килеп тәрбияләнә торган Данил Бобровник иганәче Н. А. Леонтьева (ВНИИЭФ г. Саров) белән якыннарча аралашып алдылар. Данил аны үз итеп тетя Надя дип йөртә. Чыннан да, мөнәсәбәтләр йөрәктән-йөрәккә күчкән.
Данил Темник районы физик кимчелекле балалар өчен интернат-йортында дүрт ел яши инде. Ул биредә икенче өендәгечә үзен хис итә; тәрбиячеләре, укытучылары, медицина хезмәткәрләре, дуслары – Татарстаннан Стас Тарасов, Түбән Яңашәһәрдән Артем Семинюков, Владимирдан Кирилл Усов, кыргызстаннан  Айсылу Айткулов белән бер гаилә буларак торалар. Бу балалар барысы да инвалид-колясочниклар һәм барысы да яшьтәшләр дияргә була.
18 яшьлек Сергей Иванов (Саха-Якутиядән) фотографияләр белән кызыксына, марафон фотографияләрен ул төшерде, тарих өчен. «Биредә дус яшибез, бер-беребезгә ярдәмләшеп һәм яхшылыкның кадерен белеп»,- ди ул.
«В настоящее время в детском доме 22 воспитанника. Они получают все необходимые услуги: бытовые, медицинские, трудовые, правовые», - марафонны йомгаклау кичәсендә Темников балалар йорты директоры В. С. Кукушкин, ди. - Наша страна сейчас переживает экономический кризис. Итог тому - недофинансирование. Но наши воспитанники благодаря спонсорской помощи не чувствуют себя ущемленными. В этом году детский дом дополнительно получил 800 тысяч рублей. Эти средства направлены на приобретение лекарств, одежды, мебели. Кроме постоянной поддержки со стороны Минсоцзащиты населения РМ в лице министра И. В. Князькова, администрации Темниковского муниципального района, в организации жизнеобеспечения учреждения неоценимую помощь оказывают друзья из 16-го отделения ВНИИЭФ г. Сарова (руководитель Л. В. Шляпникова). Каждый их приезд - это продуманная программа, где все дети задействованы по интересам. Шефы участвуют в воспитании детей-инвалидов, по-родительски заботятся о каждом выпускнике, поддерживая с ними контакты и участвуя в их судьбе».
Бәйрәм булгач, концерт була да була. Биредә зур концертны Йортта тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләре белән һәм район кунаклары күрсәтте.
Район суды рәисе И. А. Сюлин чыгышында балалар белән аралашу беренче чиратта олыларга кирәк, ди. Чөнки аларның чиста йөрәкләре дөньягә башка күзләр белән карарга ярдәм итә; шундый балаларны ишетә белергә тиешбез, дип киңәш итте чыгышында.  Ул, чыгышын йомгаклап, Темник районы физик мөмкинчелекләре чикле булган балалар өчен интернат-йорттагы  инвалид-колясочник балаларга уңышлар теләде чыгышында ул. Яңа район җитәкчесе С. Н. Кизим да залдагы урнашкан яхшылыкны, сафлыкны, балаларның якты күңелле булуларын билгеләп үтте. Без алар алдында бурычлыбыз, ди.
Рәхимле кешеләребез эшләре белән матур. Яңа ел бәйрәмен тантаналы үткәрү урынына, ОО “Аграрный ресурс» предприятиясе, Руслан Мухаев җитәкчелегендә, Темник районы физик мөмкинчелекләре чикле булган балалар өчен интернат-йорттагы инвалид-колясочник балаларга төрле уеннар, уенчыклар сатып алып марафон кысаларында бүләк иттеләр. Бергәләшеп, алар белән озак аралашып, хәтта алып килгән өстәл уеннарын уйнап кайттылар. Мәрхәмәтле эштән татарларыбыз читтә калмый..

Наилә Насырова