Ике ел яшәү дәверендә Кадошкино районы Латышовка авылы “Шәфкать (Милосердие)” дигән волонтерлар оешмасы вәкилләре белән күп эшләр башкарылган.
Иң җаваплысы – Бөек Ватан сугышында батырларча вафат булган авылдашлары Обелискын хөрмәтләп җыештыру. Мәктәп укучылары вафат булганнарның списогын барлау буенча зур эш алып баралар. Шулай, Бөек Ватан сугышы кырларында Латышовка авылы кешеләренең җиде исемен таптылар;бүгенгә 139 батыр булды. «Үлемсез полк» акциясен үткәрү өчен зур эш алып барды «Шәфкать» оешмасы вәкилләре. Сугыш ветераннарының 80 фотографиясен җыеп алдылар һәм 9 майда, Җиңү көнендә, Латышовка гомуми белем бирү мәктәбе коллективы әбиләре, бабайкалары фотографияләрен күтәреп авыл урамы буенча үттеләр. Мәдәният йортында III дәрәҗә Хезмәт Даны һәм башка орденнар иясе Таһир Әхмәт улы Донской белән җылы очрашу оештырып үткәрделәр. Очрашуда сугыш еллары хезмәткәренең тырыш хезмәте турындагы хикәяләүне зур кызыксыну белән тыңладылар. Бөек Ватан сугышы ветераннары өй алларын җыештырырга ярдәм итәләр волонтерлар. Инсар шәһәре картлар йортында концертлар үткәрү традициягә кереп бара. «Җиңү Урманы» акциясе кысаларында 200дән артык чыршы авыл территориясендә утырттылар, «Җиңү сирене»ндә - 50 төп сирень куагы.
Белгәнебезчә, Латышовка авылыннан Бөек Ватан сугышына 300 кеше китә. 139ы аннан кайтмый. Җиңү көне алдыннан ел саен «Хәтер вахтасы» үтә. «Шәфкать» отряды белән Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотографияләре һәм биографик белешмәләре белән «Хәтер дивары - Стена Памяти» ясап элгәннәр. Алар һәрвакыт хәтердә.
Эшләгәннәргә эш җитә. Ике ел эчендә «Чистый обелиск», «Чистое село», «Свеча памяти», «Бессмертный полк», «Наказу героев верны!»  акцияләрендә катнаштылар. Волонтерлар оешмасы активистлары төрле күләмдәге төрле иҗади конкурсларда да катнаштылар. Кайберләрен атап үтәбез: «Живая классика», «Наследие Победы», «Одаренные дети», «Мы выбираем будущее», «Калейдоскоп профессий», «Цена Победы» һәм башкаларында. Латышовка волонтерлары тырышып эшли. Алда яңа планнар. Тагы да тырышып эшләргә теләкләре бар.

Светлана Поташова