Җиңү бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышы кырларында вафат булганнарны барладык, исәннәрне кадерләдек, тагы бер тапкыр искә алдык. Алар мәңге безнең күңелдә.
Шулай, бишенче майда Мордовия Республикасы 1941-45 елларда сугыш һәм хезмәт батырлыгы Мемориаль музеенда очрашу үтте. Оештыручысы -“Якташлар” республикабыз татарларының җәмгыяви автономиясе әгъзасы Дамир Рушан улы Рамаев. Очрашуның темасы буларак Бөек Ватан сугышы кырларында күрсәткән батырлыгы өчен  “Советлар Союзы Герое” исеменә тәгъдим ителгән сержант, 26нчы Сталин Кызылбайрак Суворов орденлы девизиясенең 19нчы Красноярск артиллерия полкы корал командиры Аббәс Усман улы Ишкинин (Ишкиняев) иде.
Аббәс Усман улы Ишкиняев (батырлыгы өчен бүләкләнгән  “За отвагу” медалендә һәм 1дәрәҗә Ватан сугышы орденында, ниндидер сәбәп буенча, Ишкинин дип язылган) тумышы белән бүгенге Ромодан районы Алтар авылыннан. Шуңа якташлары: Алтар авылы администрациясе җитәкчесе Мөнир Хафиз улы Кузяев, китапханәче Мөнирә Хафиз кызы Илькаева һәм класстан тыш эшләр буенча мәктәп директоры урынбасары Екатерина Николаевна Исмаилова хөрмәт итеп килгән иделәр. Аббәс Усман улының шәһәрдә яшәүче сеңелесенең оныгы Ринат Тагир улы Ямбиков бу очрашуда катнашты.
Мемориаль музей директоры, Мордовиянең “Поиск” патриотик оешма директоры Николай Андреевич Кручинкин, Мордовиянең 124 “Советлар Союзы Герое” исеменә тагы “Поиск” әгъзалары аналитик хезмәте нәтиҗәсендә, 118 якташыбыз Герой исеменә тәгъдим ителеп тә шул исем бирелми калган батыр исемен тапканнар, диде чыгышында. Шулар арасында Аббәс Усман улы Ишкинин да. Батыр исемен мәңгеләштереп, “Книга Памяти и Славы” дип чыгарылган китапта аның турында да истәлекле иттереп язылган.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә ук (22.06.1941.)  Аббәс Усман улы Ишкинин, Ватаны алдындагы бурычын үтәп, батырлыклар күрсәтә. Сүзләремә дәлил аның бүләкләре. 1944нче елның 26-31 мартында ул, Великая елгасының көнбатыш ярында, орудия командиры буларак, танкларга каршы төбәлгән оборонада куркусызлык һәм кыюлык күрсәтә. Төбәп атуның мастеры буларак, дошманнарны кора. Наводчигы яралангач та, үзе командир, үзе наводчик буларак 8 пулемет ноктасын, 40лап фашист солдатын һәм офицерын юк итә, ә 31нче мартта – 4 танк яндыра һәм 70 фашистны үтерә. Термит снаряды шартлагач, барыбер төбәп атуын дәвам итә; Ватанына илбасарларның аягын бастырмый. Аббәс Усман улының киеме яна башлый. Шул килеш дошманга каршы көрәшә ул; үзе яна, пушкасы яна, ә дошманны рубеждан үткәрми!
Аббәс Усман улы Ишкинин геройларча вафат була, “Советлар Союзы Герое” (полковник Синицын тәгъдим иткән) исеме бирелмәсә дә. Әмма аның даны мәңгелек.
Батырларның исемнәре халык йөрәгендә!

Наилә Насырова