Яз башы, бик капризлы булуга карамастан, елдагыча булмаса да, хуҗалыкларда көзге культуралар һәм күпьеллыкларга ашлама кертү, тырмалау, чәчүлек орлыкларны төрле авыруларга каршы препаратлар белән эшкәртү үткәреп чәчү эшләре бетеп бара.
Әмма Мордовиянең көнбатыш районнарында уҗымның начар хәле борчый. Уҗым сыйфатын космос аша төшерүләр аша күзәтеп баралар. Быел уҗымның кышлавы, үткән елга караганда, 30%  начар. Вакытлыча Мордовия Главасы  бурычларын башкаручы  Владимир Волков: «Для того, чтобы не получить урожайность 15-18 центнеров с гектара, нам необходимо пересеять озимые на площади 12 тысяч гектаров», - ди  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Владимир Сидоров белән очрашканда.
Яз башы чәчүенә килгәндә, кайбер аграриилар яз башы чәчү эшләрен тәмамлады. Мәсәлән, Саранск шәһәре Октябрь районы җирләрендә 4 мең гектар җирдә яровой бертеклеләрне чәчкәннәр. Шул исәптән бодай – 1514 га, арпа - 2409 га, борчак - 5 га, солы - 15 га, вика - 5 га, карабодай – 7 га. Тагы 105 га җиргә яшелчәләр (суган - 21 га, кишер - 16 га, чөгендер – 11 га, кәбестә – 55 га, кабачки – 4 га) утыртканнар. Кормовойлардан -  916 га силоска кукуруза, 400 га кукурузны орлыкка, 707 га берьеллык үләннәр, 636 га җирдә күпъеллык үлән чәчеп бетергәннәр.
Торбеево районы ООО «Юнки»ның алга карап эш итүче житәкче Раис Равиль улы Салихметов та кыр эшләрен тәмамлаган. 450 гектар уҗымнары да үзләрен яхшы хис итә: арышы әйбәт кышлаган, ә бодае анардан бераз калыша. Башта җилләр туфракны киптергән иде, әлеге яңгырлар вакытында яуды, бераз салкынрак кына, ди Раис Равиль улы Салихметов. 250-330 тонна бик әйбәт орлык фонды аның булган, әмма ашламалары гына аз. 35%  ашламаланган 400га арпа, 200га вика, 50га берьеллык үләнне чәчкәннәр. 150 гектар кукурузаны тулы җитәрлек ашлама  (аңа бүлеп калдырган булганнар) белән чәчкәннәр.
Раис Равиль улы белән алдагы ел  да алган интервьюда техникаларының ватылып килүе борчыганын ишеттем. Дүрт ел элек бер комбаин һәм МТЗ 1241алган булсалар, бүген аларны һәм тагы да искерәкләрен ремонтлап эш итәләр. Ягулыкны сөтләрен саткан акчага алалар. Ут һәм ягулыкның бәяләре арта бара, дигәне борчый аны. Быел, алдагы еллар төсле, 800-900 мең сум субсидия ала алмаганнар, чөнки налогларының барысын да вакытында түләргә акчалары җитмәгән. Әмма ул оптимист, уңышны гектарыннан 23 центнер алырга планлаштыра. Тулы күләмдә ашлама керткән вакытта утыздан да артыгын урып җыйганнар. Күбрәк Татар Йөнә халкы хезмәт итә хуҗалыгында, комбайнерлары күрше Зур Ивановка авылыннан. Көн саен чәчү эшләре башкарып чыгу җиңел түгел. Моның өчен булган кадәр техниканы тиешенчә файдалану гына түгел, ә чәчүдә катнашучы һәр белгеч, механизатор, игенченең хезмәтен дөрес итеп оештыру, хуҗалыклардагы эчке мөмкинлекләрне эшкә җигү кирәк.
Тулаем алганда, республикабызда эшләр план буенча бара: 70% бертекле культуралар һәм 70% артык кукуруза чәчкәннәр инде. Уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне тукландыру, тырмалау эше дәвам итә. Хезмәтчәннәргә уңышлар телибез.
Владимир Волков: «Все работы производятся на высоком уровне, на полях работает много молодых высококвалифицированных специалистов, которые грамотно выполняют свою задачу. На поля внесено на 10 тонн удобрений больше, чем в прошлом сезоне», - ди MordovMedia.ru  сайтында.
Шөкер, Мордовия буенча язгы чәчүгә әзерлек тә начар дип әйтерлек түгел. Күп хуҗалыклар ягулык-майлау материаллары, запас частьлар, орлык, ашлама, башка кирәк-яракларны туплаган. Мордовия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, язгы кыр эшләренең һәр юнәлешендә үзенә күрә алдынгылар да ачыклана.

Н.Хәлил