Мин Раис Каюм улы Вергасов белән күптәннән район үзәге булган Атюрьево авылының бер урамында яшим.
Н.П.Огарев исемендәге МГУны тәмамлангач, Кадошкино районында бераз хезмәт итеп алгач, Раис Каюм улы яңадан Атюрьево районына кайтты. Авыл хуҗалыгы идарәсендә техник саклык инженеры, ә 1977нче елдан россельхозуправлениедә баш инженер буларак эшли башлады.
Ничектер Раис Каюм улы Вергасов белән миңа, РК КПССның пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторына, бюрога зур сорау әзерләргә туры килде. Күп тырыштык. Шуннан Раис Каюм улы, дәлилләр белән чыгыш ясады. Аның чыгышы РК КПССның беренче секретаре В.И.Кабаевка бик тә ошады. Бу чыгыштан соң ул КПСС райкомы кадрлары резервына кертелде. Ә 1982 елны Усть-Рахмановканың «Коммунар» колхозына, колхозчылары җыелышында, Р.К.Вергасовны председатель итеп сайладылар. Ул данлыклы шәхес булган Шәйхулла Исмаил улы Старковның алмашы иде. Шәйхулла Исмаил улы берничә дистә еллар туган авылы Усть-Рахмановкада «Коммунар» колхозы җитәкчесе буларак,  малчылык һәм үсемлекчелек буенча алдынгы колхоз дәрәҗәсенә күтәрде. Данлыклы колхозны, үзенең 660 эре мөзезлесе, мең баш сарыгы, 3 мең гектар чәчелмәгән җире, ике меңнән артык чәчелгән ашлыгы белән кабул итә Раис Каюм улы Вергасов. Күп тырышырга туры килә. Һәм 1988 елда, булган уңышларны үстереп, колхоз эшләре тагы да югарыга үрмәли: эре мөзезлесен 1300гә һәм сарыгын 2000 башка кадәр арттыра. Сөтләре дә район буенча иң күп – сыер башыннан 3500 литр савып ала башлыйлар. Шул елларда колхозчыларның югары зарплаталары да куандырып торды. Шундый темплар белән алга 18 ел атлый «Коммунар» колхозы җитәкчесе. Ул халыкны яхшылап өйрәнә, кешеләр белән уртак тел таба белә. Җитәкче буларак таләпчән дә һәм шул ук вакытта гадел дә булды:  тырышларын бүләкләде, олылырын хөрмәтли белде. Бүләкләнгәннәр арасында тракторлар бригадасы бригадиры Д.Б.Алтынов, Бөек Ватан сугышында катнашкан механизатор Б.З.Иртуганов, машина йөртүче Р.А.Иртуганов, сыер савучылар М.А.Байчурина, Г.А.Неверова исемдә калган. Җитәкчеләр үзен дә, Р.К.Вергасовны, ирешкән дәрәҗәләрен югары бәяләп, «Мордовиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән исем бирделәр. Башка югары бүләкләре һәм грамоталары да күп аның.
Замана үзгәрде һәм ул да эш урынын үзгәртте. 2000 елдан алып Р.К.Вергасов район администрациясендә оештыру бүлеге мөдире буларак хезмәтен дәвам итә. Шул вакытта ул, районда бердән-бер буларак, башкалабыз Сарансктан «Юлдаш» газетасын яздырып ала иде. Бу газетаны ул миңа укырга биреп килде һәм миннән, Мордовия халкы Атюрьево районы эшләре турында белсеннәр дип, мәкалә язып җибәрергә кушты. Шулай мин «Юлдаш»ка юлдаш булдым. Әле генә район ветераннары Советында очраттым Раис Каюм улын һәм 2017нче елны аңа 70 яшь тулганын исемә төшердем. Хөрмәткә лаеклы кешенең бу датасы тагы бер тапкыр тормыш баскычларын, хезмәт биографиясен искә алырга сәбәп булды һәм кулыма каләм алдым.
Раис Каюмовичның балачагындагы эпизодлары күңеленең тирән почмагына уелып калган. Аралашканда алар турында еш сагына. Хәтердә калганнарының берсендә: «1954 елны Түбән Пишләй гомуми төп мәктәбенең беренче сыйныфына укырга киттем. Ул вакыт мәктәптә барлыгы 100 укучы белем ала иде. Ә беренчеләргә 14әү килдек. Хәзер безнең авылда башлангыч мәктәп юк, чөнки балалар юк. Күңелсез күренеш, чөнки Россиянең тамыры нәкъ авылларда яши, нәкъ анда барлык халыкның милли традицияләре, мәдәнияты. Шәһәр шартларында уртача россиялеләр тәрбияләнә», - дип кайгырткан фикерләре истә.
Бу ирнең тышкы кыяфә-теннән үк сабыр кеше булуы күренеп тора. Ул куелган максатына ирешер өчен бар көчен куя. Улына төп тәрбия кыйммәтләрен әнисе бирде. Ул улын хезмәтне яратырга, һәрвакыт эшне җиренә җиткереп башкарырга, алда куелган максатларга ирешергә өйрәтте дә. Р.К.Вергасов белән аралашканда, ул бүген гаилә тәрбиясенең кыйммәтләрен югалтып киләбез, ди. Традиция буенча, гадәти татар гаиләсендә элек биш баладан артыграк була иде. Шул күпбалалы гаиләдә бер-берең өчен җаваплылык, ярдәмчелек тәрбияләнеп килде. Гаиләдә тәрбияләнгән бу кешелеклелек сыйфатлары Раис Каюм улына бар урында уңышлы булырга ярдәм итте: гел бишле билгеләренә Стрельников урта мәктәбен тәмамларга, Ватаны сакчысы буларак мактаулы исем яуларга. Шәхси тормышында да уңышлы ул. Менә инде 40 ел буена тормыш иптәше Лидия Михайловна (укытучы) белән бергә бәхетлеләр. Алар өч кыз тәрбияләп үстерделәр, югары белем биреп олы тормыш юлына чыгарып җибәрделәр.
Ул таләпчән, әмма гадел, дидем. Үз өстендә Раис Каюм улы бүген дә эшли: яңадан-яңа идеялары булып тора. Халык киңәш өчен аның янына килә. Минемчә, теләсә кайсы тормыш ситуациясендә ул дөрес юл таба. Шуңа да коллегалары, халык аны белә, хөрмәт итә.

Владимир Ермишев