Россия Президенты Указы белән 2017нче ел - Экология елы дип игълан ителде. Республикабызда ел әйләнәсе төрле чаралар үтә. Мордовия  Дәүләт Собранисендә Бөтенроссия экология дәресе конкурсында җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләделәр.
Үткән атнада, региональ депутатлар корпусының актив ярдәме нәтиҗәсендә, «Россия экологиясе» федераль партия проекты кысаларында Мордовия Дәүләт Собраниесендә «Бергә үткәрәбез!» Бөтенроссия экология дәресе» конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Акциядә Мордовиянең барлык белем бирү оешмалары катнашкан; 68 мең укучы гына! Дүрт мең экодәрестә депутатларыбыз катнашкан, өч мең экоплакат ясалган. Шулай итеп, Мордовиянең «Бөтенроссия экология дәресе» нәтиҗәләре буенча 15 җиңүче укучы. Аларның унөче «Артек» халыкара балалар ял лагерының экологик сменасына барачаклар. Ә республикабыз Штабы, илебез регионнары арасында, бу конкурста беренче урын яулаган.
«Бергә үткәрәбез!» Бөтенроссия экология дәресе» конкурсы җиңүчеләренә бүләкләрне Мордовия Дәүләт Собранисе Рәисе Владимир Чибиркин тапшырды. Аның кулыннан, укучыларның укытучылары, директорлары, экология оешмалары җитәкчеләре, мәгариф өлкәсе белгечләре алды. Алар белән бергә, Линара Аллям кызы Муртазина,  «Ләмберә муниципаль районы хөкүмәт һәм муниципаль услугалар тәгъдим итүче күпфункцияле Үзәк» методисты, эчтәлекле хезмәте Диплом һәм бүләк белән билгеләнде.
«Охрана окружающей среды – это дело не одного дня, поэтому акции, подобные Всероссийскому экологическому уроку будут продолжены. И к участию в них будут привлекаться как дети, так и взрослые», - ди Владимир Чибиркин.