Бик тә кирәкле һөнәрләрнең берсе - шәфкать туташы. Шәфкать туташы булып эшләү кызыклы гына түгел, ә авыр да. Алар юкка гына нәкъ шәфкать туташы дип аталмыйлар шул. Анарның күңелләре изге, уйлары шәфкатьле була, кешеләрне нык яратучылар. Бик кирәкле һәм җаваплы һөнәр иясенең берсе турында сүзем. Ул - 42 ел эш стажлы Румия Касим кызы Тумпарова, Саранск шәһәре икенче поликлиникасының терапия бүлегендә участок өлкән медицина сестрасы булып хезмәт итә. Шул вакыт эчендә тырыш хезмәтен һәм булдыклыгын җитәкчеләр күрә, пациентлары аны  хөрмәт итә, коллективында хезмәттәшләре белән уртак тел табып эшли. Шуңа күптөрле югары бүләкләр белән бүләкләнә. Хезмәт сөючән, һәр эшкә җаваплы, намуслы каравы, гадел булуы да соклангыч. Румия Касим кызы Тумпарова тумышы белән Мордовиянең Инсар районы Большие Поляны авылыннан. Туган авылы мәктәбен уңышлы тәмамлап, 1973 елда Инсар шәһәре медицина училищесына укырга керә һәм 1975 елда ул «медицинская сестра» белгече дигән диплом ала.
Табиб биографиясен, юллама (направление) буенча, Саранск шәһәре икенче номерлы бабалар поликлиникасында башлап җибәрә. Җиң сызганып эшне башлау белән бергә, шәхси тормышында үзгәрешләр дә барлыкка килә. Матур, булдыклы Румия Касим кызы авылдашы Шамиль Айса улына кияүгә чыга. Шуңа туган якларына, Кадошкино районына кайтып, район дәваханәсәнең терапия бүлеге медсестрасы буларак эшкә урнаша. Биредә ул үзенең белеме белән тырышлыгын тулы күләмдә күрсәтә: авырулар хөрмәтен яулый.
Кешегә яхшылыкка омтылу хас. Румия Касим кызы да, гаиләсе белән, Саранск башкалабызга 1985 елда күчеп килә һәм ГБУЗ «Поликлиника  №2»ның яраткан терапия бүлегенә шәфкать туташы буларак эшкә урнаша. Участок медицина сестрасы буларак кешеләрнең сәламәтлеген саклау эшендә югары күрсәткечләргә ирешә, эшне оештыру буенча алдынгылар рәтендә баса. Озак та үтми, 1987 елны аны терапия бүлеге өлкән шәфкать туташы дип билгелиләр. Үзенә йөкләгәнгән хезмәтен тагы да тырышып үтәгән Румия Касим кызы 1999 елда югары (по специальности «Сестринское дело») квалификацияле белгеч була. Ул һәрвакыт яңалык белән бергә атларга тырыша.
Шундый дәрәҗәгә ирешү зур тырышлык сорый һәм күпне белүне таләп итә. Румия Касим кызы Тумпарова дәвалау һәм диагностик манипуляцияләр - төрле инъекцияләр техникасын яхшы үзләштергән, капельникларны бик тә уңышлы кадый, канның биохимик анализларын,  ЭКГ кебек эшләрне белеп башкара һәм төрле ситуацияләрдә беренче ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер. Әйтеп китәргә кирәк, ул беренче чиратта үзенә зур таләпләр куя һәм башкаларга да таләпчән. Бер сүз белән әйткәндә, белемен уңышлы практикада куллана, эшенә җаваплы карый, кешеләрне дәвалау процессын тиешле дәрәҗәдә оештыра. Авырулар белән ягымлы сөйләшүе, елмаеп хәл белешүе, кирәкле киңәшләрен бирүе дә җанга шифа бит аның. Шуңа да Румия Касим кызы Тумпарованы чын шәфкать иясе дип әйтергә була. Җәмәгать эше белән шогыльләнергә дә вакыт таба ул. Аның турында поликлиниканың баш табибы, Мордовиянең атказанган докторы Виктор Сергеевич Слугин:
- Тумпарова Румия  Касимовна - добросовестный работник, имеет почетные грамоты и благодарственные письма: Почетная грамота от Министерства здравоохранения РМ и Мордовской республиканской организации профсоюза работников здравоохранения РФ; Благодарственное письмо от  Мордовской Ассоциации специалистов со средним медицинским образованием; Благодарственное письмо от политической партии «Единая Россия» и другие.
Кроме основной работы, Румия Касимовна является председателем сектора по учебно-воспитательной работе в поликлинике. Проводит обучение среднего и младшего звена по соблюдению правил охраны труда, техники безопасности, асептики и антисептики. Участвует в разработке программ по вопросам улучшения организации и условий труда среднего и младшего медперсонала. Она активно участвует в работе Совета медсестер поликлиники, участвует в сестринских конференциях и семинарах, выпускаются санбюллетени с её участием, она интересуется новинками в медицинской литературе, принимает активное участие в общественной жизни поликлиники. Состоит в Мордовской Ассоциации специалистов со средним медицинским образованием. Также является наставником молодых специалистов, передавая им свой многолетний опыт.
Җитәкчедән соң пациентларның сүзен тыңлыйсы, алар язма героем турында нинди фикердә икәнен беләсем килде. Шулай, приемга үз чиратын көтеп утырганнарга мөрәҗәгать итеп, Румия Тумпарова турында сорадым. Пациентлары Вера Сирафимовна Маскаева, Иван Зиновьевич Егоркин, Наиля Махмутовна Голубева, Шәмилә Махмутовна Ямбаева бертавыштан:
- Без озак еллар Румия Касимовна белән таныш. Аның шәфкать туташы буларак күрсәткән ярдәмен бәяләп бетерә алмыйбыз. Һәрбер авыруга игътибарлы, тиешле процедураларны җиңел үткәрә;  шәфкатьле шәфкать туташы ул.
Шәхси тормышы да матур аның. Румия Касимовна ике кыз бала тәрбияләп үстерә:  Динарасы - логопед, ә  Альбинасы - банкта экономист, Милана оныгын бик тә ярата. Ул балалары һәм оныклары, үзе төсле, җәмгыятьтә үз урыннарын табып, профессияләрендә югары уңышларга ирешүләренә ышана.

Наилә Насырова