Ковылкино районы Иске Алагол авылы администрациясен утыз еллап җитәкләгән Нәзирә Хәмидулла кызы Салабаевадан «Юлдаш» газетабыз редакциясенә хат килеп төште. Анда түбәндәге эчтәлек.
Быел минем әниемә, Сюрмаметова (Сюбаева) Шәмсинур Хөсәен кызына 100 яшь тулыр иде (1918-2002). Ул бу дөньяда 83 яшь яшәде, шуның 53 елын әтием Хамидулла Фәткулла улы Сюрмаметов (1924-2011) белән бергә гомер иттеләр.
Әнием үз гомерендә күп авырлыклар кичергән. 1918 елда крестьян семьясында туып өч кыз бала, өч ир бала тәрбияләнеп үсәләр.Үз көчләре белән хезмәт итеп көн күрәләр. Әниемнең әтисе Хөсәен 1933 елда ачлыктан үлеп киткәч, әниемнән зуррак булган Хәмзә абыйсы Мәскәүгә алып китә үзен. Ул Мәскәүдә абыйсының гаиләсендә яшәп төзелештә эшли. Бөек Ватан сугышы башланганда әниемә, Сюрмаметова Шәмсинур Хөсәен кызына, 23 яше тулмаган була. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Барлык көч дошманга каршы көрәшкә мобилизацияләнгәч, әниемә төннәрен өй түбәләрендә дежур торып, фугаслар сүндереп барырга туры килә. Фашистлар Мәскәүгә менә керәм дигәндә, абыйсы Хәмзә, бер яшьлек кызы белән хатынын, әнием Шәмсинурны туган авылларына – Иске Аллаголга алып килә. Җафалы юл булып чыга. Мәскәүдән Иске Аллаголга кадәр бүгенге биш-алты сәгатьлек юлны, зур авырлыклар белән, бер атнада кайтып җитәләр. Бер яшьлек баланы солдатлар ашатып, уйнатып  Торбеево станциясенә кадәр җитәргә булышалар.
Авылга килеп өч тәүлек үткәч ук, абыйсы Хәмзә белән әнием Шәмсинурны Хезмәт фронтына – Зубово-Поляна якларына урман кисәргә озаталар. Әйтеп китим, абыйсы военный заводта эшләгәнгә, бронь биргәннәр - сугышка алмаска. Сугыш фронтында ут астында Ватанны сакласалар, алар хезмәт фронтында, кышкы зәһәр салкында, билдән кар эчендә, ач-ялангач кызлар урман кисәләр. Бүгенге бензин белән эшли торган пилалар булмый ул вакыт, урманны кул пиласы белән кискәннәр. Өйдән алып килгән арлы-бирле ашлары беткәч, сорана йөргәннәр. Әнием сорана йөрергә оялган, абыйсы нәрсә китергән, шуның белән бүлешкән. Төне буе киемнәре кибәргә өлгермәгән, иртән торып  юеш кием киеп тагы урман кисәргә киткәннәр.
Сугышның илебезгә курныныч чагында, җәяүләп урманнан кайтып керүгә, әниемнең ике абыйсын, икенче көнне ук, бергә фронтка озаталар. Озакламый өченчеләрен дә озаталар. Ә әниемне, иптәш кызлары белән бергә, өч көннән соң Дубенка районына окоплар казырга озаталар. Әйе, Дубенка районында фашистлар Ульяновск шәһәренә хөҗүм итәрләр дип җитәкчеләр әзерләнгәннәр. Шулай әнием, Бөек Ватан сугышы тәмамланганчы, бер хезмәт фронтыннан икенчесенә, өченчесенә күчеп эшләп йөргән.
Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә: я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Әниемнең абыйсы Хисаметдин 1944нче елда Псков районында барган каты сугышта вафат була. Хәмзә абые турында башта хәбәрсез югалган дигән хәбәр килеп төшә; аннары 1942 елда батырларча сугыш кырында үлә дип ачыклана. Төпчек Хәмидулла абые – сугыштан җиңүче булып өйгә кайта. Әмма сугышта алган яралары тынгы бирми, 1956 елда 33 яшендә бакый дөньяга китә.
Әниемнең Мәскәү пропискасы калган була. Шуңа башкалабызга кире бәхет эзләп туган авылыннан чыгып китә. Анда ремесленное училищега уборщица булып эшкә урнаша. Әмма язмыш дигән нәрсә кешедән көчлерәк икән: аның 1947 елны метрода кул сумкасындагы документлары, акчасы белән урлыйлар. Документларын восстановить итәргә дип, Иске Аллагол авылына кайта. Шул вакыт кем сиңа документлар бирсен?! Эшче куллар авылда бик тә кирәк чак. Шул арада Дальний Востоктан әтием кайтып төшә. Ул анда сигез ел хезмәттә була. Әтиемне, унбиш яшьлек малайны, Артем шәһәренә ФЗУга озаткан булалар. Шунда сугышны каршы ала. Яше җиткәч, фронтка алуларын сорала, әмма шахталарда эшләүчеләр бик тә кирәк булганга, шунда сигез ел буена хезмәт итә. Әтиемнең өч агасы да сугыштан кайтмыйлар, вафат булулары турында кәгазь генә килә.
Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Сугыштан соңгы Ватанныбызны яңадан төзү башлана. Тормыш дәвам итә. Әтием белән әнием дә танышып, 1949 елны бергә гаилә коралар. Бер-бер артлы биш бала (ике кыз, өч малай) дөньяга туа. Мин - беренчеләре. Әби-бабайларыбыз үлгән булганга, барлык балаларын берүзләре тәрбияләп олы тормышка чыгарып җибәрәләр. Әти-әнием, бер эштән дә курыкмыйча, колхозда хезмәт итәләр.
Истәлекләрнең йомгагын сүтә башласаң сүз күп, күпкә китә, үзем елый башлыйм... Дөньяларда сугыш булмасын, әти-әниләрне хөрмәтләп искә алыйк.

Истәлекләрен яңарткан кызлары Нәзирә САЛАБАЕВА