Татар кешесе гомер-гомергә тырыш, эшкә маһир һәм кул эшенә оста булган. Хәзерге вакытта да татарлар арасында кулыннан бөтен эш килүче осталар күп. Андыйлар Ләмберәдә дә бар. Аларның берсе – кул остасы, тимер белән эшләүче Шамиль Зәки улы Коньков.
Ул Краснослободск шәһәрендә туган. Әнисе биредә укытучы булып эшләгән, биредә кияүгә чыккан. Нурия апасы һәм ике игезәк Шамиль белән Камиль дә Краснослободскта туганнар. Әмма биредә гомер итәргә туры килми Коньковларга, Черемиш авылына күчеп киләләр. Ильяс Фәйзулла улы дигән бабалары кызына, искерәк кенә булса да, өй сатып ала, аны яңарта һәм күпбалалы гаиләне шунда урнаштыра. Шамиль Черемиш төп мәктәбендә белем алгач, Ләмберәгә урта белем алырга дип юллана. Шунда бер сыйныфка түбән укыган булачак тормыш иптәшен – Галия Аббяс кызы Байбикова белән танышалар. Балалыктагы яратуы олы мәхәббәткә әйләнеп үсә. Шамиль Зәки улы ике ел Советлар армиясендә Германиядә хезмәт итә, ә Галиясе аны көтеп кала. Алар бу хисне гомер буе саклыйлар. Ул: «Балачактагы дуслык мәхәббәткә кадәр үсте дип әйтсәң дә ярый, - искә ала Шамиль Закиевич, - бу якты хисләрне, сынаулар үтеп, гомер буена саклап калдык. Мин бит ике ел Германиядә хезмәт иттем, ә булачак тормыш иптәшем түземлек белән көтте».
Армиягә кадәр Шамиль Зәки улы ундүртенче СПТУда киң профильле механизатор һәм шофер профессияләрен үзләштерә. 1980нче елда демобилизацияләнгәч, Черемиш авылы икенче бригадасында йөк машинасы йөртүчесе булып эшкә урнаша. Бригадир Гафар Хасян улы Прянков яңа хезмәткәре белән бик тә канәгать була. Теләсә нинди эшне җиң сызганып эшли һәм зур җаваплылык белән башкара торган була Шамиль Зәки улы. Сыер савучыларны таң ату белән җәйләүгә илтү булсынмы, чәчүгә орлык ташу булсынмы, комбайннан ипи ташулар – барысын да тырышып башкарган хезмәткәр. Шамильнең эшен күзләгән элекке колхоз председателе Василий Васильевич Тулаев Ләмберәгә күчәргә дип тәгъдим ясый. Коньковлар тәгъдимне кабул итә. Башта яшәгән йортлары сокланырлык булмый, әмма озакламый колхоз үзләренә әйбәт йорт сатып ала. Яңа урында чын-чынлап утырып кала бу гаилә. Шулай язмыш төрле сукмаклардан йөртә. Тырыш хезмәткәр бүгенге производствода да зур хөрмәттә. Шамиль Зәки улы Коньков слесарь да, тимерче дә. Тимерчеләр бүген модада түгел, диярсез. Ул: «Барлык нәрсә механизацияләнгән чорда атлар тагаларга юк инде,- дип көлә язма героебыз, әмма тимерчесез булдырып булмый шундый гасырда да. Әйтеп китик, җир эшкәртү техникасын кайвакытта нәкъ тимерче генә төзәтә ала. Тормага тимердән «теш» кою булсынмы, аны тиешле урнысына урнаштыру дисе-гезме – барысы да тимерче эше ул. Кайнар цехта эшләүче тимерчеләрнең тагы күптөрле эшләре бар. Культиватор тәпиләрен җайлаштыру һәм башка эшләр тимерче кулы астыннан үтә».
Бүген шәхси хуҗалыкларда чынлап та тимерчеләргә сорау артты, чөнки сәнгатьчә тимер чукып төрле әйберләр ясау хәлле хуҗаларда хөрмәттә. Матур бизәкләр белән тимердән койган капкалар, я булмаса, тимерне чукып ясаган урындыклар һәм кәнәфиләр, бакча кирәк-яраклары...
- Тимерне чукып төрле бизәкләр төшерелгән үзенчәлекле сурәтләр ясарга була; чүлмәкләрне кем коймаган диләр бит әле?.. Әмма производствода мондый эшләр белән шогыльләнергә килешми. Өйдә тимер чыбыклардан  урындык эшләп карадым, бик тә матур килеп чыкты. Лаеклы ялга чыккач, бәлкем бу эш белән шогыльләнермен; иҗади, кызыклы һәм мавыктыргыч эш бу. Мәсәлән, выхлопной клапаннан бүләккә башкарылган пычак - үзе сәнгать эше, - ди Шамиль Зәкиевич.
Бүген ул бөртекле ашлык утырту белән мавыга – биш еллап инде уңышка нигез сала. Алда шикәр чөгендерен, кукурузаны утыртасылары бар. Тырыш хезмәте турында башкалар да уңай фикердә. «Хөрмәтле хезмәткәр һәм бик тә җаваплы кеше ул, - ди Шамиль Зәки улы Коньков турында ООО «Нива»да механик булып хезмәт иткән Наиль Аббяс улы Алукаев, - дисциплинаны бик тә ярата. Кушылган эшнең һәрберсен тырышып башкара, җиренә җиткереп».
Гади кешеләрнең тормышы бик ук җиңелләрдән түгел, әмма ул бүгенге тормышы белән канәгать; бүтән төсле яшәргә теләмәс тә идем, ди Шамиль Зәки улы Коньков. Ул 1981 елда өйләнә, дидек. Тиздән, бер-бер артлы Мараты белән Алсуы туа. Марат, әтисе төсле, күгәрченнәр белән кызыксына. Бүген оныгы Ренат та бу кошларга мәхәббәт белән яши; бер минут буш вакыты булдымы – ул күгәрченлектә. Шамиль Зәки улының балалары бүген үз йортлары белән, үз гаиләләре белән яшиләр. Кызы Алсуның да кыз бала белән малай игезәге туган. Бу аларның хатын-кыз линиясе буенча буыннар үзенчәлеге. Шамиль Зәкиевечнең игезәк Камиль браты бар, кызының да игезәк балалары туган. Моңа бабакалары Шамиль бик тә шат. «Киявемнең дә куллары алтын; белмәгән эше юк, ахрысы. Квартирамны да бүгенге евроремонт дигәннәренчә ясап бирде. Алар да уллы һәм кызлылар», - ди балалары турында тимерче язма героебыз. «Юкка гына бу җирдә яшәмәдем, икән,- ди көлемсерәп ул, - балалар безнең дәвамыбыз, аларда яшәүнең мәгънәсе».

Н.Хәлил