Бу бәйрәм көнен төрле җирдә төрлечә үткәрәләр. Темник районында Баларны яклау көнен Мәдәният йорты мәйданчыгында, көн-нең салкын булуына карамастан, бик тә җылы бәйрәм итеп үткәргәннәр. Чарада хаттә ике яшьлек катнашучы да булган.
Быел беренче тапкыр велопробег үткәргәннәр. Анда 20 велосепедчы катнашкан. Ярыш ДПС ОГИБДД карамагында булган. Традиция буенча, асфальтта рәсем ясау конкурсы тымызык көнгә якты буяулар өстәгән. Яшь артистлар арасында Ю. Утешева «Земляника-ягодка» җырын башкарган, әни-әтиләре, әби-биабайлары турында Аксел авылы  «Малышок»  балалар бакчасыннан бәйрәмдә катнашучылар башкарган, Темников шәһәреннән А.Сайфитдинова матур концертны тагы да яктырткан.
Балаларыбызның Ватаннарын, туган якларын, телләрен яратулары турында С. Мамлеева татар телендә җыр бик тә матур башкара.
Конкурслар бәйрәмгә аерым шуклык өстәгән. Чарада җитмешләп катнашкан баланың күбесе шат күңел белән бергә бүләкләр дә алганнар. Тагы  укучы балалар якты күңел белән каникулларын да шулай матур гына каршылаганнар.

Наилә Насырова