Мордовия Госсобраниясе социаль сәясәт Комитеты председателе Рафаиль Аширов «Сәламәт туклану - актив озын гомерлелек» бөтенроссия акциясе буенча фикер алышуда катнаша. Бу чараны Госдуманың сәламәтлек саклау Комитеты председателе, «Сәламәт киләчәк» федераль проект координаторы Дмитрий Морозов белән фән һәм мәгариф комитеты председателе урынбасары Геннадий Онищенко алып бардылар. Илебезнең күп регион вәкилләре видеоэлемтәдә катнашты.
Бу акция илебез Президенты башлаган милли проектлар форматына сыеша, дип әйттеләр. Төп максаты – сәламәтләндерү чараларына һәм халкыбызның гомерен арттыруга ярдәм итү. Алдагы проектлар тәҗрибәсе бу эшкә яшьләрнең актив катнашуын күрсәтте. Геннадий Онищенко чыгышында Мордовиядә «Су һәм саулык» акциясе җиңүчеләренә таянып, Россия акциясендә барлык мәктәпләрне катнаштырган бердән-бер регион һәм шулай ук училищелар да катнашканын әйткән. Барлыгы 2628 эко-дәрес үткәрелгән, дип ишеттергән Геннадий Онищенко.
Селектор киңәшмәдә шулай ук халыкны сыйфатлы ашамлыклар белән тәэмин итү турында да сүз барган. Мордовия Госсобраниясе социаль сәясәт Комитеты председателе Рафаиль Аширов болай ди: «…этот вопрос напрямую связан с решением задачи, обозначенной в Послании Президента Российской Федерации: достижение к 2024 году средней продолжительности жизни 80+. В настоящее время тооваропроизводители располагают необходимыми технологиями для выпуска экологически чистой продукции. Есть потребность в дальнейшем совершенствовании системы контроля качества. Для этого должны быть приняты меры, в том числе на законодательном уровне».