Торбеево районында бүген ике Ленинград блокадасын кичергән кеше яши. Берсе - Хафиз Мирзаҗан улы Хозин. Ул 1935 елда туган һәм Сыркыдыда (Сургодь) гомер итә.
Хафиз Мирзаҗан улы тумышы белән Темник районы Сухово авылыннан. Ленинградка әти-әнисе, абыйсы һәм сеңеле белән бәхет эзләп киткән булалар. Әмма Бөек Ватан сугышы башлангач, барлык планнары юкка чыга. Авыр вакытларны кичерергә туры килә кечкенә балага. Блокада ачлыгы бүгенге көн кебек хәтеренә уелып калган; ул бит андагы хәлләрне кинодан караган күк, китаптан укыган күк кебек кенә түгел, ә үзе татыгын... Авыр хәлләр була бу шәһәрдә. Бәхет йолдызы астында туган ахрысы язма героебыз. Шулай, 1942нче елда Хафиз абыйга язмыш елмайган: Ленинград шәһәреннән Ладога күле аша аны, братын һәм сеңелен шофер булып хезмәт иткән туган абыйсы чыгарган. Хафиз Мирзаҗан улы Хозин, армия сафында хезмәттән соң, яңадан Ленинградка кайта. Блокадник буларак анда ике бүлмәле квартир ала һәм шунда гомеренең күп өлешен яши. Олыгайган көнендә ул, Сыркыды авылы кешесе Айсылу Домышева белән, бу авылга күчеп гомер итә башлыйлар. Бәйрәм алдыннан Хафиз Мирзаҗан улы Хозинга «В честь 75-летия полного освобождения Ленинграда от фашистской блокады» дигән истәлекле билгене, бүләкне өенә килеп тапшыралар.
Торбеево районы ветераннар Советында шундый ук истәлекле бүләк - «В честь 75-летия полного освобождения Ленинграда от фашистской блокады» Торбеево поселкасында яшәүче Рашид Ахмәт улы Клеглеевка район ветераннар Советы председателе Г.Крысин белән ГКУ «Соцзащита населения по Торбеевскому району РМ» җитәкчесе урынбасары М.Шумкин тантаналы рәвештә күкрәгенә эләләр, бүләген бирәләр.
Рашид Ахмәт улының әти-әнисе тумышлары белән Атюрьево районы кешеләре. Бөек Ватан сугышы алдыннан алар да Ленинградка яшәргә күчеп китәләр. 1939нчы елда Ленинград шәһәрендә Рашид туа. Белгәнебезчә, Бөек Ватан сугышы ачысы бу шәһәрне яулап ала. Блокадада ачлыктан Рашидның әбисе, апасы һәм абыйсы үлә. Рашид Ахмет улы блокадада ике кыш үткәрә, ә 1943нче елның мартында Атюрьевога эвакуацияләнә. Аның әтисе сугыштан җиңеп кайткач, Клеглеевлар гаиләсе Узбекистанның Фергана өлкәсе Коканд шәһәренә бәхет эзләп күчеп китәләр. Тормышлары җайланып китә. Рашид Ахмәт улы Коканд автоюл техникумын тәмамлый, аннары Саратов политехник институтында читтән торып укый. Төрле җаваплы эшләрне һәм вазыйфаларны (должности) башкарган. Алга омтылып яшә-гән белемле ир кешегә алтмыш төрле һөнәр дә аз дип тоела; партиянең югары мәктәбен тәмамлап, тагы бер югары белем ала. Белемен эшкә җигеп яши. Тормышта һәм хезмәттә мактаулы кешеләрнең берсе ул.
Туган якларга җан да, кан да тарта шул. 2000нче елда Рашид Ахмәт улы Клеглеев Торбеево поселогында йорт алып, гаиләсе белән яши башлый. Бүген ул өендә берүзе тора, чөнки тормыш иптәшенең бакыйлыкка күчкәненә инде 1,5 ел. Мордовиядән читтә яшәсәләр дә, улы белән кызы еш килеп китәләр; әтиләрен онытмыйлар.

Н.Хәлил