Гади гына булмады Динара Биляр кызы Акчуринаның язмышы. 95 ел гомер иткән гади, тыйнак ханымның тормышына күп шатлыклар белән югалтулар сыйган.
Якташлары аны күп вакытта хезмәттә һәм гаилә мәшәкатьләрендә күрделәр, ә ял һәм күңел ачарга вакыты булмады. Үзен белә башлаганнан бирле ул өй-йорт эшләре белән, ә инде үсә төшкәч, Атюрьево районы Большой Шуструй авылындагы колхозда хезмәт иткән. Аңа Бөек Ватан сугышы ачысын татырга да туры килгән. Фронтка ир-атлар киткәч, барлык авыр эшләр балалар белән картлар җилкәсенә калганын беләбез. Кем кулында сәнәк, көрәк, чалгы тота белә - барысы да кырларда һәм фермаларда эшләгәннәр. Озак еллар үтүенә карамастан, шул заманаларны Динара апа күз яшьләре белән искә ала. Укып белем, профессия алырга туры килмәгән аңа, акылга тормыш үзе өйрәткән. Шәһәргә дә ашкынмаган ул. Авыр елларда тудырып үстергән гаиләсен, авылын ташлап китә алмаган, туган якларында хезмәт иткән; бригадирлары кая җибәргән – шунда тырышып эшләгән. Динара Биляр кызы гаиләсен киендергән чын акчалы «торфушкада» да булган.
Гаилә тормышы матур була язма героебызның. Бөек Ватан сугышыннан кайткан Бари Хәсән улы белән Динара Биляр кызы озын-озак бәхетле тормыш яшәгәннәр. Олыгайган көннәрендә терәк булырлар дип дүрт бала тәрбияләп үстерделәр – өч кыз һәм бер ул. Аналарны хөрмәт иткән Россиябез кодрәтле. Шулай, Динара апа Акчуринага, Бөек Ватан сугышында катнашкан иренең тыл хатыны буларак, берничә ел элек яңа йорт салып бирәләр. Бүген шул матур йортта ул район, авыл җитәкчеләренең, кардәшләренең, дусла-рының, якташларының кайнар котлап матур теләкләрен, бүләкләрен кабул итә. Россия Президенты Владимир Путин котлау хатында болай дигән: «Хөрмәтле Динара Биляровна!
Сез Ватаныбызга килгән авыр еллар сынавын чыдаттыгыз, якты киләчәккә ышандыгыз, яхшылык һәм дөреслекне якладыгыз, яшьлегегезне шуңа жәлләмәдегез. Туган илебезгә эчкерсез мәхәббәтегез, тормышыгыз безнең һәм киләчәк буын өчен күркәм үрнәк. Ихластан Сезгә саулык-сәламәтлек, рәхәт тормыш, бәхетле картлык телибез, хөрмәтлебез!»
Туганнары, кызлары әниләре турында болай диләр: «Ул – Аллахи тагәләнең яраткан бәндәсе, яктылык һәм яхшылык нурлары белән үрелгән олы җанлы Кеше... Безне шатландырып исән-сау яшә, кадерле Әниебез!».