Бу чибәркәйләрне бер әйбер берләштерә - ул да булса профессия. Алар Кадошкино районы «Мир цветов ТК» дигән теплицада чәчәк үстерәләр. Әле генә бу теплицада үскән чәчәкләрне яше-карты 8 март бәйрәменә бик тә теләп сатып алдылар һәм якыннарына бүләк иттеләр.
Кадошкино районы халкы өчен биредә, авыр булса да, эш урыны. Фотодагы ханымнар чәчәк үстерү урыны төзеп бетмичә ук эшкә алындылар. Шул вакыт эшкә килгән хатын-кызлар малярлар да, төзүчеләр дә булдылар; булган эшнең барысын да башкардылар. Ә аннары чәчәкләрне утырту, үстерү башланган... Нихаять алар үсеп тә җиттеләр. Берничә ай элек уңышларын җыя башладылар. Биредәге хезмәткәрләр сменаларын тәмамлап өйгә киткәндә розалар чәчәк атмаган булсалар, ә икенче көнне алар үзләренең матурлыклары белән таң калдырып бөдрә башларын таратып каршы алалар.
- Чәчәк үстерүче булам дип уйламаган идем; кулинар да булдым, сыер да саудым... Хезмәтем авыр да, матур да, чәнечкеле дә (шиплы розалар), әмма букеттагы гөлләрнең ямьлелеге күңелне юата. Уналты сорттагы роза чәчәкләренең матурлыкларына сокланып туймыйбыз. Көне буе аларны үстерсәк тә, үзең үстергән чәчәк бәйләмен бүләккә кабул итү үзенә бер гүзәллек тудыра,- ди яшь чәчәк үстерүче Светлана Мухаметжан кызы Асаинова (рәсемдә - уртада).