Сафия Ариф кызы Шехмаметьева Ельник районы Чүриле - Чурино авылындагы матур йортларның берсендә яши.
Нинди тиз гомер үткән, күпме сулар аккан... Белем-тәрбия биреп үстергән балалар аяк өстенә нык басканнар, сагынып оныклар йөреп тора, оныкчык-лар шатландырып топырдап үсә. Бер карашка, ял итәргә дә итәргә... Юк, туксан яшен тутырган Сафия Ариф кызы Шехмаметьева, алдагы елларда төсле, кунакларны милли ашларын пешереп көтә. Дус кызлары еш килә аңа; тормыш яңалыклары белән уртаклашалар, хәтерләрен яңартып гомерләренең сикәлтәле юлларын барлыйлар. Үткәннәрне искә алганда йөрәкләре чемердәп китә апаларның. Күпме авырлык күргән алар яшь чакларында - ихтыярсыз күз яшьләре ага. Бу буын кешеләренең балачагы белән яшьлекләрен сугыш «урлый». Язма героем белән дә шулай була. Чүриледә туган Сафия гаиләдә иң олы бала була, кечерәкләре – сеңеле белән энесе. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә ук әтисе Арифны сугышка алалар һәм Мәскәүдә барган каты бәрелеш вакытында вафат була. Кара кайгы Сафиянең йөрәгендә фашистларга нәфрәтне арттырып җибәрә. Сугыштан похоронкалар авылдашларының башкаларына да килә. Авылларда калган балалар белән картлар, фашистларга булган чиксез нәфрәттән, теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә әзер булалар; ач-ялангач халык арып-талып фронтка җитештергән нәрсәләрне озатып баралар, җиңүне якынайтырга тырышалар. Зарплатаның ни икәнлеген белми трудоденьга һәм бер уч арышка иртәнге таңнан караңгы төнгә кадәр эшлиләр. Сафия Ариф кызы истәлегендә: «Төп уңышны җыйганнан соң, кырдагы башакларны җыя идек. Яз башын буразналарда калган черегән бәрәңгене чүпләдек. Урманнан чыбык-чабыкны  вязанкаларда, я чаначыкларда алып кайтып өй җылыттык, булган ашыбызны пешердек. Эштән бушаган арада эрләдек, бәйләдек, тукыдык, тектек. Бу хатын-кыз кул эшләрен хезмәт дип тә санамый торган иделәр. Хатын-кызлар бергә җыела идек тә электр утсыз, чыра гына ягып бәйләү энәләренә карамыйча төрле әйберләр бәйләдек. Шулай, кул эшләре осталыгы анадан - кызына, кызыннан - оныгына күчеп килде».
Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, тормыш җайлана, рәтләнә башлый. Унтугыз яшьтә Сафия Ариф кызы кияүгә чыга. Матур гына гаилә булып яшәп китәләр. Тормыш иптәше Зариф Халим улы да гомере буе колхозларында хезмәт итә. Ул һәрбер эшкә җаваплы карап башкарган; токта хезмәт иткән, фермада заведующий булган. Алар тату гына дүрт бала асраганнар.
Чуриле кызы Сафия апа Шехмаметьева авырлыкларны җиңә-җиңә яшәгән. Бер балалары авыру булып тугач, ул үзен аны тәрбияләүгә багышлый. Әниенең тырышуы һәм мәхәббәтенә карамастан, кызганычка каршы, бала иртә бакыйлыкка күчә. Тату гаиләдәге югалту кайгысы көчле була, әмма алар бер-берсенә терәк булганга, сугыш вакытында төсле, ярату һәм ышаныч аларга көч бирә. Исән калган балалары - Нурия Зариф кызы, Шәриф белән Руфять Зариф уллары күпне күргән әниләренә һәрвакыт ярдәм итәргә, игътибарлы булырга тырышалар. Шундый тәрбия алганнар. Ватан сакчыларының кызы һәм хатыны буларак, Сафия апа, буыннан буынга күчкән гадәт буенча, улларын да хәрби хезмәткә әзерли. Туган ил сакчылары булып кайта ике улы. Шәриф Зарифович Советлар Союзында хәрби хезмәттә булса, Руфять Зарифович - Афганистанны үткән кеше. Бүген Сафия Ариф кызы Шехмаметьева дөньяларда тынычлык булсын дип дога кыла; сугыш кына була күрмәсен, тынычлыкта аның 11 оныгы һәм 13 оныкчыгы яшәсен, Россиябез чәчәк атсын һәм халкыбыз кайгы-хасрәтсез торсын дип сорый Алладан.
Юбилей көнне Ельник халкының Социаль яклау хезмәткәрләренең Президентыбыз В.В.Путинның адреслы тәбрикләү хаты белән килүләре, авыл администрациясе җитәкчесе П.М.Ямщиковның котлауларын хезмәт ветераны зур шатлык белән кабул иткән. Болар барысы да аның һәм шул буын халкының олы Җиңүгә, илебезнең икътисатын торгызуга алып барган хезмәт батырлыкларын онытмаганнар дигән сүз. Шуна ул килгән кунакларын, якын кардәшләре күк, кочаклаган, үпкән.

Наилә Насырова