Республикада озак яшәүчеләрне санадылар. Мордовиястатта хәбәр итүләренчә, 2019 ел башында төбәктә 90 яшьтән һәм аннан да өлкәнрәк 4514 кеше булган. Аларның күбесе хатын-кызлар - 3825. Ир-атлар биш тапкыр кимрәк - барлыгы 689.
«Мордовиянең озын гомерле кешеләре саны 90 яшьтән алып 94 яшькә кадәр (3700 кеше); 95 яшьтән 99га кадәр - 668, 100 һәм аннан да өлкәнрәк - 146 кеше», - дип сөйләделәр статистика хезмәтендә. Ел башына Мордовиядә барлыгы 795 мең 579 кеше яшәгән. Ягъни 90 яшькә кадәр Мордовиядә халыкның бер проценты да яшәми.

Олы яшьтәгеләрне хөрмәт итәбез, тәрбиябез шундый. Шулай, Торбеево районы Татар Юнки авылында яшәүче Сәидә Хәсән кызы Утешева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны туган көне белән район башлыгы урынбасары Н.Киреев, Торбеево районы буенча халыкны социаль яклау учреждениесе директоры урынбасары М.Шумкин һәм авыл администрациясе урынбасары Альфия Әхмәт кызы Урманчеева котладылар. Алар аңа Россия Президенты В.Путинның Котлау хатын, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар, озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Сәидә Хәсән кызы Утешева зур татар гаиләсендә үсә һәм тәрбияләнә. Аның әнисе Шәрифә Усман кызының 12 баласы булган, шуларның сигезе үсеп картлыкка кадәр гомер иткән. Сәидә алтынчы бала буларак туа һәм озын матур гомер итә. Кызганычка каршы, аның бертуган братлары һәм сеңелләреннән беркем дә бүгенге көнгә кадәр яши алмаган, бакыйлыкка күчкәннәр инде.
Бөек Ватан сугышы башланганда бүгенге юбилярга нибары 12 яшь булган. Ил өчен авыр вакытта Сәидә Хәсән кызы үзенең туганнары белән бергә фронтка төрле ярдәм күрсәтергә тырышкан. Аңа колхоз кырларында эшләргә, дару үләннәре җыю белән шөгыльләнергә, фронтка җибәрергә дип җылы әйберләр бәйләргә (бу һөнәре гомер буена юлдаш булып калган; ул матур-матур кофталар, күлмәкләр һәм башка әйберләрне гомере буе бәйләгән) туры килгән. Шулай җиңүне якынайталар бергәләп. Сугыш елларыннан соң, тыныч тормыш төзү дә җиңелләрдән булмый, әмма халык шатланып алга атлый, гаилә кора, балалар асрый. Сәидә Хәсән кызы, тормыш иптәше Митхәт Исмәгыйль улы белән матур гаилә коралар. Бер-берсе белән балачактан ук таныш булган яшьләр 1955 елда өйләнешәләр һәм инде 64 ел бергә матур гына яшиләр. Алар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, әбиләрен һәм бабайларын шатландырып биш оныклары һәм дүрт оныкчыклары үсәләр. Яшьләре олы булу аркасында, Сәидә Хәсән кызы белән Митхәт Исмәгыйль улы үзләренә хезмәт күрсәтә алмыйлар инде. Шуңа Утешевларның өлкән кызлары Зәкия, дүрт ел элек, өлкән яшьтәге ата - аналарын карау өчен, Мәскәүдән туган авылы Татар Йөнәсенә күчеп килгән. Калган балалары һәм оныклары Мәскәүдә яшиләр, әмма мөмкин кадәр ешрак яраткан әниләренә һәм әбиләренә кунакка килергә тырышалар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, аларның зур тату гаиләсендә татар милли гореф-гадәтләрне хөрмәт итәләр һәм саклыйлар.

 

Наилә Насырова