26 апрельдә бар татар дөньясы Туган тел көнен бәйрәм итә. Әлеге бәйрәм халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан 1992 елның 22 февралендә игълан ителгән. Үз телен, динен, милләтен ихтирам иткән, татарлыгы белән горурланган һәркем әлеге датаны яхшы белә. Татар дөньясына гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә Габдулла Тукай, аның шигърияте яхшы таныш.
Һәр милләт күп гасырлар дәвамында буыннан-буынга тапшырылып килгән, бәяләп бетергесез хәзинә булып саналган милли гореф-гадәтләргә, йолаларга, туган телгә бәйле асылын һәм тарихын саклау хокукына ия. Мордовия җирендә күп гасырлар дәвамында төрле милләт вәкилләре дус һәм тату гомер итә. Уртак максатыбыз - төрле телләрнең үзара ярашып яшәвенә ирешү. Сабыйлар да, өлкәннәр дә һәрвакыт туган телебезне яратып, аның яңгырашын, тәмен тоеп яшәсеннәр иде. Бүгенге глобальләшү чорында без күпмилләтле ватаныбызда телебезне саклауга аеруча игътибарлы булырга тиешбез.
Туган телем!.. Синең матурлыгың, синең газизлегең, синең кирәклегең турында кемнәр генә нинди матур сүзләр әйтмәгән! Сөекле Тукаебызның «Туган тел»е  татарларның гимнына әверелде. Җиде миллионлы татар җырлый аны: «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы».
Республикада халыкларының мәдә-ниятен, гореф-гадәтләрен, милли йолаларын саклау һәм үзара баету өчен максатчан эш алып барыла. Яшь буын туган телне өйрәнсен, аны тормышта куллансын өчен хакимият һәм гражданлык институтлары бергәләп эшлибез. Мордовия татар мәктәпләребездә туган татар телебезне өйрәнәбез, татар мәдәнияты җимеше булган җырларыбызны җыр-лыйбыз, шигырьләрне сәнгатьле яттан сөйлибез, гореф-гадәтләребезне саклыйбыз. Илебезнең демократик үсеше һәм җәмгыятьтә тотырыклылык булдыру өчен бу аеруча мөһим.
Хөрмәтле дуслар! Һәрберебез өчен Туган тел көне тынычлык, дуслык, бердәмлек бәйрәме булсын! Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телибез!