Кадошкино районы Адашево урта мәктәбе базасында икенче ел рәттән Туган тел ункөнлеге кысаларында традицион ачык чара - Бөтенроссия туган тел көне узды. Районның барлык мәктәпләреннән кунаклар – укучылар, җыр һәм бию коллективлары, туган тел укытучылары иде. Россия - күпмилләтле дәүләт, аның территориясендә 180нән артык милләт яши. Рус теле белән беррәттән, милли мәктәпләрдә туган телне өйрәнү бара. Безнең районда - мордва һәм татар авылларында мукшы һәм татар туган телләр өйрәнелә. Ә бу декадада без бергә җыелабыз - туган телебездә сөйләшәбез, шигырьләр укыйбыз, халык җырларын җырлыйбыз. Мондый чараларда тәрҗемәче таләп ителми - иң мөһиме, сүзнең матурлыгын ачу.
Шундый масштаблы чаралар туган телләргә дә, башка телләргә дә сакчыл мөнәсәбәт, туган рус, татар, мордва телләре өчен дә горурлык тудырырга ярдәм итә; ата-бабаларына, халыкка, мәдәниятенә ия булу хисе уятыла. Патриотизм, толерантлык тәрбияләнә, балаларның сөйләме үсә һәм таланты ачыла.
Иң беренче чиратта сүз милли кием - костюмнар, традицияләр, гореф-гадәтләр саклау һәм әкиятләр турында барды. Фольклор - ул халык хәтере, мәдәниятне саклауның уңышлы алымы.
Адашево мәктәбе нык әзерләнгән: ипи-тоз белән каршы алып зур бәйрәм үткәрделәр. Балалар чарада актив катнаштылар, һәр коллектив берничә музыкаль номер башкарды. Большие Поляны төп мәктәбе укучысы Тумпарова Регина Габдулла Тукайның  «Туган авыл» шигырен сәнгатьле яттан сөйләде, ә Алсу Тумпарова «Туган тел» җырын матур җырлады. Латышовка татар авылы мәктәбеннән өч кыз ике җыр – «Әнием» белән «Туган як» җырларын сокландыргыч матур җырладылар. Татар сүзенә, татар моңына беркем битараф калмады. Укучыларыбызны озын алкышлар белән сәхнәдән озаттылар, молодцы. Район мәдәният йорты үзэшчәннәре дә берничә җыр башкардылар.
Чарада рус, мукшы, татар телләре, бер-берсен баетып, дус яшәүләренә шатланып карап тордык.

Зәйнәб Кильдеева, татар теле укытучысы