Татар милләте гражданнары яшәгән һәр торак пунктта диярлек мәчет төзелгән.
Мөселман гореф-гадәтләре буенча, дин әһеле көненә биш тапкыр мәчеткә йөрергә тиеш. Әйтик, күрше авылга йөрү авыр, шуңа да үзләрендә мәчетне сафка бастырылган. Ельники районы Чурино авылындагы мәчет 1993 елда яңадан төзелгән. Бөтен дөнья белән торгызылган. Изге эшкә кем күпме иганә итә алганына акча биргән. Санкт-Петербургта яшәүче байлар, Мәскәүдә яшәүчеләр саллы суммаларны корбан иткән. Ул вакытта монда дини елаларны имам-хатыйб Шәриф Хәсән улы Кутуев башкарып килгән. Егерме сигез елын Аллага хезмәт итүгә багышлаган дип әйтергә кирәк. Аның турыдан-туры җитәкчелеге һәм катнашында мәчет төзелә. Бүген Шәриф Хәсән улы, сәламәтлек торышы буенча, дини эшләрдән читләште.
Агымдагы елның 2 маенда, Чурино авылы карары белән, Ринат Руфәт улы Кутуев мулла итеп сайланган. Чагыштырмача яшь кеше. Ни өчен аңа хөрмәтле хәзрәт булу хөрмәте күрсәтелә? Без кайбер авыл кешеләреннән сораштык һәм алар барысы да Ринатның ислам дине мәсьәләләрендә «белемле» булуына төшендек. Ул Коръәнне дә, бу вазифага лаеклы кеше буларак та белә. Торак пунктның үз мулласы булырга тиеш. Бу модага хөрмәт түгел, ә кирәк. Әйтик, гаиләдә бәхетсезлек очрагы булган икән, мулла беренче сәгатьләрдә үк мәрхүм буенча дога укырга тиеш. Аннары, кеше тәне күмәргә әзерләнгәч, тагын бер тапкыр дога укыла. Тагын бер мисал, яшьләр гаилә корырга булсалар, ЗАГС- тан тыш, мең еллар элек булган гореф-гадәт тә  бар. Никах вакытында мулла билгеле бер йола үткәрергә һәм тиешле дога укырга тиеш. Шул вакытта гына алар Аллаһы Тәгаләнең ире һәм хатыны дип танылалар.
Дингә карата без кайбер авыл кешеләре белән сөйләштек. Шәриф Ариф улы Тангалычев:
- Мин үземне чын мөселман дип саныйм. Мин барлык язмаларны һәм гореф-гадәтләрне үтәргә тырышам. Башкача ярамый. Әти-әниләребез шулай өйрәтте, без моны балаларыбызга да өйрәтәбез.
Равиль Ислям улы Кутуев:
- Минем әти-әнием миңа һәрвакыт безнең гореф-гадәтләребезне үтәргә куштылар. Һәр мөселман кебек үк, мөмкин булганча мәчеткә барам, ата-бабаларымның каберлекләренә йөрим. Мин ата-бабаларым белән горурланам.
Хәзерге мулла һәркемне канә-гатьләндерә. Без Ринат Руфәт улы белән очрашып, аны сайлап алу турында сөйләштек. Ринат Руфәт улы:
- Әгәр православие динен тотучылар, рухани булганчы, семинарияне тәмамларга тиеш икән, бу яктан бездә җиңелрәк. Ләкин, бу җаваплылык азрак дигән сүз түгел. Миңа дин өлкәсендәге кайбер сорауларда авылдашлар, шулай ук якташым Марат Шехмаметьев ярдәм итте. Бүген ул Первомайск шәһәренең бер мәчетендә мулла. Гаиләм шулай ук барлык ислам кануннарын тота. Улларым Ильнур, Ильнар һәм хатыным Равилә – барысы да ураза тоталар, дога кылалар. Без туганнарыбыз һәм якыннарыбызның исән-сау булуларын, Аллаһы Тәгаләдән дөньяларыбызда тынычлык бул сын һәм хезмәтләребез өчен рәхмәт белдерүе турында сорап дога кылабыз.
Безне бер катлаулы сорау кызыксындырды һәм без аны бирдек - православие динен тотучыларның билгеле бер урында төрле изгеләрнең иконалары эленеп тора, ә бу җәһәттән сез ничек уйлыйсыз?
- Һәр мөселман гаиләсендә Коръән сүрәләре бар. Алар да иконалар ролен башкаралар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Чурино авылында үзенчәлекле халык; аралашырга, бераз мактанырга да яраталар. Әгәр дә берәр нәрсә дөрес булмаса, алар турыдан-туры күзгә атып әйтәләр, кеше артында пышылдамаслар. Кайбер кирпеч йортлар күзгә ташлангач, урамнар буйлап узарга булдык. Чурино авылы бай, халкы кунакчыл. Берничә минут эчендә мул өстәл дә куярга мөмкиннәр.
Бүгенге тормыш чынбарлыгы бу ерак почмакка да эз калдырды. Кичләрен балаларның яңгыравыклы тавышларын ишетеп булмый. Авыл, туры һәм күчмә мәгънәдә, картайды. Пенсионерларны гына урамнарда күрергә була. Барча социаль уңайлыклар авылда бар, хәтта сәүдә ноктасы да; кирәк-яракларның барысы да бар. Башка авыллардагы кебек, шырпы яки тоз артыннан район үзәгенә барырга кирәкми. Халык үзләре әйткәнчә, «Аллага шөкер, бар да әйбәт. Тынычлык булсын иде дә, сәламәтлек бетмәсен иде».

«Ельниковская трибуна» газетасыннан