Балалар бакчасында гадәттә балалар нәрсә көтә? Әлбәттә, бәйрәм! Нигә, бу көзге көнне балаларны бәйрәм итмәскә.
Шулай, үткән атнада Рузаевка районы Татар Пешлә авылы «Балачак» дигән балалар бакчасында авылның Мәдәният йорты хезмәткәрләре Люция Мурман кызы Турманидзе белән Елизавета Владимировна Мурашова «Көз килде - бүләкләр китерде!» бәйрәмен үткәргәннәр.
Ишегалдында салкын, ә биредә җылы, дустанә атмосфера хөкем сөргән. Балалар конкурсларда катнашканнар, табышмаклар чишкәннәр, викторина сорауларына җавап биргәннәр һәм төрле күңелле милли (әйтеп китик, биредә татар милләтле балалар байтак) уеннар уйнаганнар. Шулай ук балалар яраткан баллы тәмлушкаларны бүләккә алганнар.
Балалар бакчасында бәйрәм - ул һәрвакыт гаҗәеп могҗизалар, тылсымлы буяулар һәм яңгыравыклы көлүләр!