Галимнәр сәләтсез балалар юк, һәркемнең нәрсәгә дә булса сәләте, омтылышы була диләр.
Баланың hәвәслелеген, талантын төрлечә билгеләп була. Тиешле шартларда яшәгән ба-лаларның 2-9 проценты бик сәләтле була. Интеллектлылыгы яшьләренә туры килгән балалар 50 процент тәшкил итә. Алар дөньяны танып белүдә hәм hөнәри осталыкта гаять зур уңышларга ирешергә, мәктәптә белем алу елларында бик сәләтле балаларга тигезләнергә мөмкин. Без шундый сәләтле бер бала турында сүз алып барачакбыз. Ул Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Аида Байгельдина. Аида мәктәптә «5» билгеләренә генә укырга тырыша. Сыйныф җитәкчесе Гельсирә Няим кызы Туктарова Аида турында болай ди: «Аидабыз һәрбер эштә актив, булдыклы, иҗади укучыларның берсе. Телләр өйрәнергә ярата. Ана сөте белән кергән татар телен ярата. Альфия Фатих кызы Муртазина бу өлкәдә ныклы белем генә биреп калмый, мәдәниятыбыз белән таныштыра, укучыларның сәләтләрен төрле яклап үстерә. Укучылары белән татар курчак театрын куя. Аида татар курчак театрында да катнаша». Ә әнисе Рима Фатих кызы тагы ул чигү чигәргә, телләр өйрәнергә ярата, ди. Инглиз телен үзләштерә, Ислам мәдәни Үзәгенә барып, Динара Шабаева укыткан гарәп теле дәресләре белән таныштык: киләчәктә Аида бу телне дә өйрәнергә исәбе бар, ди әнисе.
Язганыма дәлил буларак, тагы бер мисал. Мордовиябезнең төрле почмак-ларында «Туган тел» бәйрәмнәре үтә. Татар Тавла мәктәбендә «Туган тел» көнен әле генә билгеләп үткәннәр. Толерантлылык хисен тәрбияләү йөзеннән, бу чарада Мордовия Республикасында ватандашларыбыз мордвалар өчен туган телләре булган мукшы, әрзә телләре турында да сүз барган. Респуб-ликабыздагы татарлар гомер-гомергә рус, мокша, эрзя һәм башка милләтләр белән тыгыз аралаша, дус яши. Без һәр халыкның мәдәниятен кадерлибез. Шуңа Аида Байгельдина әрзә телендә иң танылган җырның берсен - «Луганяса келунясь» ны бии-бии башкара. «Пандо прясо» дигәнен дә җырлый ул, тик бу чарада аны башкармый кала. Ә 16 апрельдә, Бөтенроссия мордва телләре көне кысаларында үткән «Туган телем, мин сине саклыйм!» флешмобында, бу ике җырны да башкара. Сез бу язганнарны укыгач, ә татарча җырлыймы соң бу бала, туган телендә, дип сорарсыз. Җавапка бер мисал: үткән ел узган «Сабантуй» бәйрәмебездә олы сәхнәдән аңа бик тә килешеп торган милли киемнәребезне киенеп татарча рәхәтләнеп җырлады ул. Әйтеп китәргә кирәк, Аида Байгельдина Саранск шәһәре №6 музыкаль мәктәбенең фортепьяно классына өченче ел йөри. Тагы ул 2021 елдан алып «Умарина» хөкүмәт җыр һәм бию ансамблендәге «Яблонька» балалар вокал студиясендә шогыльләнә; уңышлы чыгышлар ясый.
Хәзерге заманда балаларның кече яшьтән үк ни дәрәҗәдә сәләтле, талантлы булуларын укытучылар, психолог, социаль педагоглар өйрәнергә hәм алардагы бу сыйфатларны үстерергә ярдәм итә. Талантлы бала һәрвакыт үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоеп, алга таба зур эшләр башкара алуына ышанып яшәргә тиеш. Аида Байгельдина шуның бер мисалы.

Наилә НАСЫРОВА