«Мир цветов» теплица комплексында уналтынчы ел чәчәк үстерүче Наилә Халил кызы Кильдееваның тырыш хезмәте РМ Башлыгының Рәхмәте, Мордовия Республикасы Дәүләт Җыенының Мактау грамотасы, Кадошкино районы администрациясе Башлыгының рәхмәте белән бүләкләнгән. Ул беркайчан да чәчәк үстерү аның өчен төп эш төре булыр дип уйламаган.
Наилә Халил кызы Кадошкино районы Большие Поляны авылында туып-үскән. Монда урта мәктәпне тәмамлаган. Аннары укуын Саранск кооператив техникумында техник-технолог белгечлеге буенча дәвам иткән. Ул үзенең хезмәт биографиясен 1989 елда ук, Инсар райпосында сатучы булып башлый. Берничә елдан соң туган авылы кооператив предприятиесенә эшкә күчә, анда ул 2005 елга кадәр эшли. Ә аннары предприятие бетерелә, ә ул эшсез кала. - Әлбәттә, Кадошкино бистәсендә теплица комплексы эшли башлаганын белә идем. Розалар теплицада да үстерелә. Һәм, тәвәккәлләп, предприятиенең кадрлар бүлегенә кердем, - дип сөйли язма героебыз.
Әйтик, 2007 елдан Н.Х.Кильдеева «Мир цветов» ның чәчәк үстерүчесе булып эшли. Ул үзен яңа эштә тапканына канәгать. Хәзер үз тормышын ансыз күз алдына да китерә алмый. Бүген Аква һәм Red Наоми сортлы розаларны үстерә. Үз эшенә бик намуслы карый, участогын игътибар белән күзәтә; розаның үз вакытында киселүе, үсүе һәм аскы ботакларның өзелүе аркасында әлеге сортларның уңышын ай саен арттыруга ирешә.
- Теплицада һәрберебезнең үз участогы бар һәм мин үземә атап бирелгән мәйданның иң яхшысы булуын телим. Барысы да миңа бәйле икәнең бик яхшы беләм һәм көн саен үз эшемнең нәтиҗәсен күрә алам. Бу мине бик сөендерә: эшләгән эшемнән ләззәт алам.
Безнең эш бер яктан монотонлы, ә икенче яктан - тиз эшләргә кирәк, чөнки үсемлек көтми. Кайбер мани-пуляцияләрне нәкъ бүген эшләргә кирәк, иртәгә калдырырга ярамый. Әгәр биремнәрне тиешенчә үтәргә күнекмәгәнсең икән, чәчәк үстерүче булып эшләве кыен булачак.
Табигате буенча Наилә Халил кызы бик мәҗбүри һәм җаваплы кеше.
- Өйгә кайтып, барыбер иртәгә үз эшемне ничек планлаштырырга, нәрсәдер килеп чыкмаса, ничек яхшырак эшләргә кирәклеге турында уйлыйм, - дип фикерләре белән уртаклаша әңгәмәдәшем. - Ә безнең эштә иң мөһиме - аңа күңел салу. Коллективта үзара аңлашу булсын. Моннан югары күрсәткечләр дә, дустанә эш атмосферасы да өстәлә. Бездә, «Чәчәкләр дөньясы»нда, бик яхшы агрономнар эшли, бригадирлар - белемле, компетентлы, үз эшләрен белүчеләр. Һәрвакыт уртак тел табарга, килеп туган проблеманы бергәләп хәл итәргә тырышалар.
Розалар үстерүдә зур тәҗрибәсе булган Н.Х.Кильдеевага берничә укучы-чәчәк үстерүче беркетелгән; ул аларны чәчәкләр белән дөрес эшләргә өйрәтә. Алга таба яшь чәчәк үстерүчеләр беркетелгән участокларны мөстәкыйль карый һәм нәтиҗәләргә ирешә алачаклар.
- Предприятиедә эшләгән чорда Наилә Халиловнаның бер генә кисәтүе дә юк иде, хезмәттәшләре белән беркайчан да тискәре эмоцияләр күрсәтмәде, - дип билгеләп үтә «Мир цветов»ның генераль директоры урынбасары - баш агроном С.П.Юдаев. - Без аны яңа эшчеләргә үрнәк итеп куябыз, чөнки аның профессиональ чәчәк үстерүче буларак өйрәнерлек әйберләре бар. Предприятиедә эшләү дәверендә үзен бары уңай яктан гына күрсәтте. Бик тырыш, ярдәмчел, администрация тарафыннан куелган боерыкларны вакытында һәм сыйфатлы башкара, коллективта аны барысы да хөрмәт итә.
Н.Х.Кильдееваның яраткан эшеннән тыш, яраткан гаиләсе бар – кайгыртучан ире Фатих, кызы Венера һәм Надия. Әбинең шатлыгына Эмиль, Рамазан һәм София кебек өч сөйкемле оныгы үсә. Ул бөтен буш вакытын алар белән үткәрә. Наилә Халил кызы яратучан әни һәм әби буларак аларга бәхет һәм уңышлар гына тели, аларны авырлыклардан һәм өметсезлекләрдән сакларга тырыша.

Наилә НАСЫРОВА