Әлеге тема буенча 2024 елның 12 сентябрьдә Мордовиядә үткән форумга федераль ведомстволар, ил субъектларының хакимият органнары, коммерциячел булмаган оешмалар, төзәтү учреждениеләре һәм дини оешмалар вәкилләре килгән иде.
Агымдагы елда илдә «Пробация турында» закон эшли башлады, күп кенә юридик моментлар эшләнде. Алар иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителүчеләрне яки кылынган җинаятьләре өчен җәза үтәүчеләрне гадәти тормышка җәлеп итәргә, эшкә урнашырга һәм гаиләләренә кайтырга ярдәм итә.
Системаны гамәлгә кертү инде уңай нәтиҗәләр бирде. Форумның пленар утырышы барышында чарада катнашучыларга Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округы регионнары рецидив җинаятьчелекне киметү буенча чаралар күрүгә юнәлдерелгән. Җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча төбәк дәүләт программалары бар, хакимият органнары һәм Россия ФСИН ның территориаль бүлекчәләре арасында килешүләр гамәлдә. «Болар барысы да тернәкләндерү, эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү һәм азат ителүче гражданнарны социаль адаптацияләү буенча уртак эшчәнлекне күздә тота, - диде Игорь Комаров. - Регионнардагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре мондый затларга социаль хезмәт күрсәтү мөмкинлегенә ия - вакытлыча яшәү өчен урнашу, психологик ярдәм күрсәтү, югалган документларны, социаль-файдалы элемтәләрне торгызуда ярдәм итү. Шулай ук дини һәм иҗтимагый берләшмәләрнең билгеләнгән өлкәдәге эшенең уңай мисаллары да бар. Безнең округның кайбер федерация субъектларында (Мордовия, Татарстан, Чувашия, Пермь крае һ.б.) хакимият органнары җинаять-үтәтү системасы учреждениеләреннән азат ителгән затларның хезмәтеннән файдаланучы эш бирүчеләр өчен, шулай ук социаль хезмәтләр күрсәтүче коммерциячел булмаган оешмаларга субсидияләр бирү буенча кызыксындыру чаралары эшләде.»
Мордовия Главасы Артём Здунов Мордовиягә элеккеге тоткыннарны эшкә урнаштыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. Инде хәзер үк республиканың тәҗрибәсе илнең күп кенә төбәкләрендә киң колачлы. «Без бүген конкрет кешеләрнең тормышы турында сөйләшәбез! - дип ассызыклады Мордовия башлыгы. - Шуңа күрә без хезмәткә җайлашуга зур игътибар бирәбез, бигрәк тә яшьләрне; аларны өйләрендә, якыннары гына түгел, эш бирүчеләр дә көтүен аңларга кирәк. Безнең өчен эш бирүчеләр үзләре төзәтү учреждениеләренә барып, аларда эшләячәк кешеләрне профессиональ бәяләсеннәр дигән карар принципиаль иде. Белем бирү процессына бәйле бөтен нәрсә мөһим - барысы да эштә әзерлекле югары профессиональ кадрлар күрергә тели.» Республика җитәкчесе ассызыклаганча, иң мөһиме - азат ителүчеләрне торгызу, аларны эшкә урнаштырганда озата бару. Административ кына түгел, кешелекнең дә даими контроле мөһим. Республикада быел барлык чаралар комплексы нәтиҗәләре буенча азат ителгән һәр өченче кеше эшкә урнаштырылды. «Пробация кысаларында нәтиҗәле хезмәттәшлек булдыру - ул федераль көн тәртибе һәм безнең уртак бурычыбыз. Һәм без барлык регионнар белән дә үз эшләнмәләребез белән уртаклашабыз», - дип билгеләде Артём Здунов.
Россия юстиция министры Константин Чуйченко пробация институтын кертү һәм төзәтү үзәкләре челтәрен үстерү турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, чараларның төп максаты - хөкем ителгәннәрне төзәтү һәм яңа җинаятьләрне кисәтү. РФ Җинаять-башкарма системасын 2030 елга кадәр үстерү концепциясендә ресоциализация һәм социаль адаптация системасын булдыру бурычы куела. Ул хөкем ителгәннәргә һәм җәзаны үтәүдән азат ителгән затларга һәрьяклап ярдәм күрсәтүнең бердәм принципларын һәм механизмнарын кертүне, шулай ук хөкем ителүченең төзәтү учреждениеләрендә булуның төрле этапларында социаль, тәрбия һәм психологик эш алып баруда дәвамчанлыкны күздә тота. Төзәтү үзәкләренең төзелгән системасы мәҗбүри эшләр рәвешендә, шул исәптән хөкем ителгәннәрне эшкә урнаштыручы шәхси һәм муниципаль предприятиеләр базасында җәза үтәр өчен 50 меңнән артык урынны үз эченә ала. Рецидив җинаятьчелекнең кимүенә пробация системасын кертү дә йогынты ясаячак. 2024 елның 1 январыннан башкарма һәм пенитенциар пробация гамәлдә. 2025 елның 1 январыннан җинаять-башкарма системасы учреждениеләреннән азат ителгән затлар өчен постпенитенциар пробация кулланыла башлаячак.
Россия Федераль җәзаларны үтәтү хезмәте директоры Аркадий Гостев ведомство алып барган эш турында җентекләп сөйләде. Яңадан тәрбияләү процессын оештыру өчен хөкем ителгәннәрнең барлык категорияләрен белү, индивидуаль якын килүне кертү, төзәтү-тәрбия эше планын төзү мөһим. Хөкем ителгәннәрнең социаль элемтәләрен торгызу программасы кысаларында җәза үтәү урынын хөкем ителгәннең яшәү урынына якынайту буенча зур эш алып барыла, туганнары өчен Ачык ишекләр көннәре оештырыла, якыннары белән видеоэлемтәдә аралашу мөмкинлеге бар. Моның өчен махсус терминаллар сатып алынган, алар буенча инде 2,3 миллионнан артык шалтырату башкарылган. Дин тотучылар өчен шартлар тудыру, белем алу да мөһим. Шулай ук пробация системасы эшенә җәлеп ителүчеләр мәгълүматлары белән бердәм мә-гълүмат системасы кертеләчәк. «Җә-заларны үтәү буенча Россия пенитенциар системасының эшчәнлеге дәүләтнең җинаять сәясәтен гамәлгә ашыруның йомгаклау стадиясе һәм шул ук вакытта хөкем ителгәннәрне төзәтү һәм гадәти граждан тормышына кайту юлында, шулай ук кабат рецидив җинаятьчелекне профилактикалауда башлангыч этап булып тора», – дип билгеләде Россия Федерациясе Эчке хезмәте генералы. Аркадий Гостев Мордовия башлыгына республикада төбәкара форум уздыру инициативасы өчен рәхмәт белдерде.
Россия Дәүләт Думасының куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе Василий Пискарев ассызыклаганча, пробация белән бәйле законнар өстендә эшләүдә депутатлар корпусының һәм РФ Юстиция министрлыгының тыгыз хезмәттәшлеге җайга салынган. Конфессияләр белән эшләүгә зур игътибар бирелде, азат ителгән гражданнар өчен социаль ярдәм чараларын кертү өстендә эш алып барылачак. «Мордовия - пробация өлкәсендә барлык структураларның үзара хезмәттәшлеге буенча лидер. Без биредә колонияләрдә, төзәтү үзәкләрендә булдык, барлык этап-ларны үз күзләребез белән күрдек. Мордовиянең өйрәнер нәрсәләре бар, - дип билгеләде Василий Пискарев. - Бөтен пробация системасы эшенең мөһим нәтиҗәсе - рецидив җинаятьчелекнең кимүе, ә бу, үз чиратында, тулаем илнең иминлегендә чагылыш табачак!»
Пленар утырыш барышында җинаять-үтәтү системасын, пробация институтын үстерүдәге һәм ныгытудагы казанышлары өчен РФ Юстиция министрлыгы, Россия ФСИН һәм Мордовия Республикасы Башлыгының югары бүләкләре тапшырылды. Форум эше секцияләр һәм түгәрәк өстәлләр форматында дәвам итте.
12 сентябрьдә Республика йортында Мордовия башлыгы Артём Здуновның Россия ФСИН директоры Аркадий Гостев белән эшлекле очрашуы булды. Россия ФСИН җитәкчесе республика башлыгына төбәктә пенитенциар форум уздыру инициативасы өчен рәхмәт белдерде. Артём Здунов һәм Аркадий Гостев пробация өлкәсендә чараларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Федераль закон кысаларында республикада пробация субъектлары, бизнес вәкилләре, коммерциячел булмаган оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек турында 53 килешү төзелде.
Мордовия Главасы ассызыклаганча, элек хөкем ителгән затлар тарафыннан кылынган җинаятьләр санының 16% ка кимүе мөһим эш нәтиҗәсе булды. Моннан тыш, 2023 елда азат ителгәннән соң яңа җинаять кылуга бәйле рәвештә төзәтү учреждениеләренә килгән затлар саны 11% ка диярлек кимегән.
Мордовиядә үткән төбәкара фәнни-гамәли пенитенциар форум кысаларында «Җәза үтәүдән азат ителүче затларны ресоциализацияләүдә, социаль адаптацияләүдә һәм социаль реабилитацияләүдә бизнес-бер-гәлекнең роле» дигән түгәрәк өстәл эшендә Мордовия Главасы Артём Здунов, Россия ФСИН директоры Аркадий Гостев һәм Россия Дәүләт Думасының Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе Василий Пискарев катнашты. Артём Здунов ассызыклаганча: Мордовиядә авыр тормыш хәленә эләккән кешеләр кабат гадәти тормышка кушылсын өчен көрәш бара. Ә кадрлар җитмәү шартларында - һәр эшкә сәләтле кеше исәптә. Республикада төзәтү үзәкләрендә 947 урын булдырылган, анда кешеләр предприятиеләрдә төзәтү эшләре режимында җәзаларын үтәп яши ала. Бу урыннарның 40 % ы әлегә тутырылмаган, шуңа күрә резерв бар.
Чарада ВКМ-Сталь, «Атемарская» кошчылык фабрикасы һәм Ромодановосахар кебек эре предприятиеләр вәкилләре, шулай ук шәхси эшмәкәрләр хөкем ителгәннәрне эшкә урнаштыру тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Ромоданово бистәсендәге шикәр заводы директоры Александр Атласов: бу эш форматыннан бик канәгать һәм тагын да киңәергә - әлеге категориядән 50гә кадәр хезмәткәрне эшкә алырга әзер, дип билгеләп үтте. Кайберәүләр, сүз уңаеннан, төзәтү эшләре тәмамланганнан соң, заводта эшләргә кала. Җитәкчелек үз хезмәткәрләренә яхшы шартлар тудыра.
Яңа чишелешләр булдырырга ярдәм иткән проблемалар да яңгырады. Шуларның берсе - Саранскта күмәк файдалану төзәтү үзәген (создание в Саранске исправительного центра коллективного пользования) булдыру. Бу хөкем ителгәннәрне эшкә алучы зур булмаган фирмаларга закон тарафыннан билгеләнгән таләпләрне үтәргә мөмкинлек бирәчәк. Россия ФСИН директоры Аркадий Гостев бу инициативаны хуплады. Шулай ук Артём Здунов Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкиленә «Кадрлар» милли проектында «Пробация турында» Федераль закон буенча актив эшләүче төбәкләр яки конкрет предприятиеләр өчен ярдәм чараларын карау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
Узган форум фикердәшләр өчен аралашу мәйданчыгына гына түгел, ә күп кенә перспективалы инициативаларга этәргеч биргән чарага да әверелде.
Наилә НАСЫРОВА