Хөрмәтле дуслар!
2024 ел безгә бергә булуның мөһимлеген тагын бер кат исбатлый. Бары тик бергәләп кенә барлык авырлыкларны җиңеп, туган республикада яшәү өчен лаеклы шартлар тудырырга мөмкин.
Халкыбызның барлык буыннары мирасына таянып, бүген Мордовия тотрыклы үсешен дәвам итә. Без туган җиребездә яшибез һәм аның иминлеге хакына максатчан эшлибез: эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгытабыз, яңа мөмкинлекләр эзлибез; гореф-гадәтләрне саклап, казанышларны арттырып, киләчәккә ышаныч белән карыйбыз.
Иҗтимагый-сәяси һәм икътисадый тотрыклылык, милләтләр һәм диннәр арасындагы татулык, шулай ук ил җитәкчелегенең һәм шәхсән Президентыбыз Владимир Владимирович Путинның ярдәме нәтиҗәсендә Мордовиябез ышанычлы төстә алга атлавын дәвам итә.
Республикада яшәү, эшләү, гаилә кору һәм балалар үстерү өчен уңайлы шартлар булдырылды. Без традицион рухи-әхлакый хәзинәләребез сагында нык торабыз һәм, һичшиксез, бу мирасны киләсе буыннарга югалтмыйча тапшырачакбыз.
Кадерле дуслар! Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм яхшылык, һәр көн елмаю һәм позитивлык белән тулсын, сезнең хыялларыгыз тормышка ашсын, ә максатларыгыз җиңел ирешсен.
Бәхетле Яңа ел!