Кешеләр нинди сорт орлык бәрәңгесе ала, орлык суганы ничә сум икәнен белдем.
Яз башының салкын көннәреннән соң, җылылар китте, тагы салкынайтты, тагы җылытты: бакчачылык сезонын ачып җибәрделәр инде. Ә бит бакчачының мәшәкатьләре ифрат күп. Орлык, утыртырга үсентеләр сатып алудан башлап, көрәк белән тырма шикелле кирәк-яраклар әзерләүгә кадәр.
Җир казудан алда орлыклар сатып алу, помидор-кыяр, чәчәкләр үсентеләре үстерү этапларын үтәргә кирәк. Үсентеләребезне январь-февральдә утырткан булсак, хәзер суган орлыгын сатып алу белән шогыльләнәбез. Саранск башкалабыз базарларының сәүдә рәтләрендә төрлесеннән орлык суганы, бәрәңгесен сатучылар күп. - Быел орлык суганының килосы уртача 200-350 сумга кадәр. Сортына карап хакы да, - ди базарда сатучы фотодагы Альфия Мангутова.
Ә “Сад-огород” кибетләрендә суганның килосы 500-700 сум булырга мөмкин. Мәсәлән, чит илнекеләре. Нинди орлык суганын утыртсаң да уңыш алып була. Озынчасы да, кызыл «Кармен» суганы да популярлашып китте  – салатлар өчен нык әйбәт! Пирогларга да бара. Ул 300 сумнан. Хәзерге вакытта сатып алучыларның ихтыяҗлары төрлечә - «Стурон», «Штутгартен», «Бессоновский»ларны да яхшы алалар. Шуны әйтеп китәргә кирәк, суганны диаметры 3 см артканы стрелкалар җибәрә, шуңа күрә суганның зурлыгын чамалап алырга кирәк. Исегездән чыгармагыз, туңган, яки нык эшегән суган орлыгы шулай ук стрелкалар җибәрә. Тагы чәчү вакыты да, уңышны мул алыйм дисәң, һаваның җылы вакытында, 5нче майдан соң утырту яхшырак. Мәсәлән, 2025 елның Айлы календаре буенча суганны утырту өчен уңышлы көннәр - 2, 3, 6, 7, 8, 11, 12, 13 һәм 14 май, дип язылган.
Орлык бәрәңгесенең килосы 80-100 һәм аннан артык сумнан иде. Күпләр киң билгеле “Гала” сортын яратып ала. Бәрәңгеләре саргылт төстә. Үзем шул сортны да бераз утыртам: бәрәңге боламыгы-пюре ясарга яхшы. Вак, димәс идем. Авыл халкы бәрәңгене урталай ярып та утырта. Тагы бәрәңгенең иртә өлгереп озак кышка саклана торганнарын бакчачылар яратып үстерә. Бу очракта сортларның санап бетергесез күп икәнен искә алып, берничәсен санап китәм: “Синеглазка”, “Невский”, “Розара”, “Надежда Айт”, “Левада”, “Довира”, “Жигулевский”, “Накра”, “Тимо Ханккиян”...
Базарчылар үзләре әйтүенчә, тиздән рассадалар да тулы ассортиментта сатуга чыгачак. Кәбестә, томат үсентеләре сатуда бар инде. Ә менә кыярны күпләр көннәр җылыткач, ачык грунтка гына утырту яклы булып чыкты. Менә кәбестә рассадаларын елның-елында халык көтеп ала икән. Сатып алучылар күбрәк чәчәк үсентеләре һәм куаклар белән кызыксына. Чәчкә рассадаларыннан петуния, вио-лалар һәм тагы күп төрлесе сатуда бар.
Әлеге вакытта бакчачылар ни эшли соң? Беренче чиратта кортларга каршы көрәшәләр. Медный купарос, “Бордосская жидкость” һәм башкаларын агачлар белән куакларга сиптерәләр. Агач-ларыбыз чәчәк атканчы сибәргә өлгерделәр.
Туфрак дымлы чакта, бакчага азотлы ашламалар керттек. Ашлама дигәндә, мочевина, аммиак селитрасы, тирес сыекчасы кебекләрен сибәбез. Ашлама – мул һәм сыйфатлы бакча уңышына нигез салу. Май бәйрәмнәрендә бәрәңгеләребезне дә утыртырбыз дип уйлыйм; елдан-ел иртәрәк утырта башладык.
Уңышларыгыз мул булсын, хөрмәтле бакчачыларыбыз!

Наилә НАСЫРОВА