22 апрель көнне Ләмберә авылының «Алмаз» мәдәни-спорт үзәгендә Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Аулак өй» милли фольклор бәйрәме булып узган. Анда районның татар мәктәпләре вәкилләре катнашкан.
Бераз мәгълумат. Быел милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла әфәнде Тукаев тууына 26нчы апрельдә 139 ел тулды. Бу көнне Казан губернасы Казан өязе Кушлавыч авылында (хәзерге ТР Арча районы) указлы мулла Мөхәммәдгариф Мөхәммәтгалим улы белән Бибимәмдүдә Зиннәтулла кызы гаиләсендә булачак шагыйрь дөньяга килә.
Габдулла Тукай кыска гомерендә дә милли поэзиянең классик әсәрләрен тудырды. Иҗаты үзенең күпкырлы, киң колачлы булуы белән таң калдыра. Шагыйрь күп гасырлык татар әдәбиятының, шәрекъ поэзиясенең гуманистик традицияләренә, рус классикасының идея-эстетик казанышларына таянган, халык авыз-поэтик иҗатының иң саф чишмәләреннән көч һәм илһам алган. Ул татар әдәбиятында критик реализм әдәбиятын башлап җибәргән, милли әдәби поэтик телне тудыручы, рус классикасын татар теленә тәрҗемә итүдә беренче югары үрнәкләрне биргән талант, әдәби тәнкыйтьне һәм татар балалар әдәбиятын нигезләүче.
Габдулла Тукайга багышлап үткәрелгән «Аулак өй» фольклор бәйрәмендә Ләмберә районының Аксён, Кривозерье, Пензятка урта, Черемиш, Татар Тавла төп мәктәпләре коман
даларының бишәр укучысы көч сынашкан. Мәсәлән, Татар Тавла төп мәктәпне Салькаева Сафина, Абузярова Зарина, Муртазина Азалия, Байгельдина Аида, Алмакаева Айша, Альфия Фатих кызы Муртазина җитәкчелегендә, команданы тәкъдим иткәннәр. Альфия Фатих кызы бәйрәм турында:
- Бәйрәмнең тематикасы бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган иде. Катнашучылар тирән хис һәм артистлык белән классик шигырьләрен укыдылар, халык җырларын башкардылар, татар мәдәниятенең байлыгын һәм тирәнлеген күрсәттеләр.
“Аулак өй”нең йомгаклау аккорды Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыренә язылган җырны телгә гим иттереп тантаналы башкару булды. Аның тирән эчтәлекле юллары ана сүзенә карата дулкынланучан мөнәсәбәтен, мәдәни мирас белән горурлануын һәм туган телгә карата уртак мәхәббәтен чагылдырды. Әлеге чара рухи бердәмлек, милләтең белән горурлану, телләрне һәм гореф-гадәтләрне саклауга этәргеч булды.
Наилә НАСЫРОВА