Кызның уяулыгы мошенниклар белән әңгәмәне өзәргә һәм 1 млн сумлык кредит рәсмиләштерүгә юл куймаска ярдәм иткән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Саранск шәһәр округының 3нче номерлы идарәсенең дежур өлешенә 30 яшьлек җирле хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Билгесез кешеләр әлеге кызга кредит рәсмиләштерергә тырышкан, дип хәбәр итә. Апрельнең соңгы көннәренең берсендә аңа билгесез булган абонент номерыннан янәсе салым хезмәте вәкиленнән шалтырату килгән. Ул аның счетлары буенча шикле операцияләр узуын аңлаткан: хәлләрне ачыклау өчен әлеге шалтыратучы хезмәтнең кураторлык итүчесенә ашыгыч рәвештә кабул итүгә язылырга киңәш иткән. Моның өчен аның үтенече буенча ул үзенә смс-хәбәрдә килгән кодны һәм ИНН номерын хәбәр иткән. Очрашу шул ук көнне 15:00 сәгатьтә булырга тиеш булган. Берничә минуттан хатынның почтасына хат килә: анда дәүләт хезмәтләрендә аның шәхси кабинетыннан документлар бушату турында хәбәр ителгән һәм ашыгыч рәвештә шалтыратырга кирәк булган телефон номеры күрсәтелгән. Кызның шәхси кабинетын ватканнар дип борчылып, бер дә уйлап тормыйча, күрсәтелгән номер буенча шалтыраткан, ә анда аның исеменнән кредит рәсмиләштерү процессы турында хәбәр ителгән. Шуннан соң аның әңгәмәсе, янәсе (якобы), банк хезмәткәре белән дәвам иткән. Алдакчы, элемтә ли-ниясен биләмәс өчен, әңгәмәне мессенджерда дәвам итәргә тәкъдим иткән. Аның сүзләренчә, билгесез кешеләр, кызның документларыннан файдаланып, төрле банкларга заемга гариза биргәннәр. Аларга акча бирелмәсен өчен, алданрак эшләү һәм 1 млн сумлык кредит рәсмиләштерергә тиеш, дигән. Кыз, аның күрсәтмәсе буенча консультатив ярдәм өчен гариза язган, анда үзенең паспорт мәгълүматларын күрсәткән. Аннары банкның мобиль кушымтасына күчеп, анда төрле операцияләр ясауны дәвам иткән. Ниндидер мизгелдә аңа барлык гамәлләр дә шикле булып тоелган һәм ул әңгәмәсен бүлеп, тиз генә МФЦга бара. Анда дәүләт хезмәтләре порталында үзенең шәхси кабинетында парольне үзгәртә. Нәтиҗәдә ул үзен 1 млн. сумлык кредиттан саклап кала алган.
Хәзерге вакытта оператив-эзләү комплексы үткәрелә. Җинаятьчеләрнең урнашу урынын билгеләүгә юнәлдерелгән чаралар башкарыла.