2025 елның 26 маенда Мордовия Республикасының Темников, Атюрьево, Ельники районнарындагы татар торак пунктларына Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәрләре комплекслы экспедициясе старт алды. 
Экспедиция составында фольклорчы Ильмир Ильдар улы Ямалтдинов - экспедиция җитәкчесе; телче Альфия Карим кызы Булатова; музыка белгече Гульназ Гилфан кызы Гилемьянова; сәнгать белгече Людмила Михайловна Шкляева; археограф Ләйлә Шамиль кызы Гарипова; эпиграфист Венер Мударис улы Усманов. Алтынчы июньгә кадәр аларга Мордовия Республикасында яшәүче татарларның рухи һәм язма мирасын, матди һәм традицион музыкаль мәдәниятен, халык сәнгатен җыю һәм өйрәнү белән шөгыльләнергә туры киләчәк. 
Шулай, 2025 елның 27 маенда Темников районы Тархан авылы клубында Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәрләре төркеме булган. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, сәнгать, фольклор, диалектология, археография һәм эпиография буенча комплекслы экспедиция кысаларында, әлеге районның Тархан, Енаково белән Акашево авыллары халкы белән дә аралашканнар һәм җирле халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре турында бик күп кызыклы нәрсәләр туплаганнар. 
Икенче көнне, ягъни 28 майда “Аксельский” мәдәният йорты белән китапханә хезмәткәрләре, галимнәр белән бергә, Дашкино һәм Татар Адаево авылларында булганнар. Экспедициядә катнашучылар җирле татарларның борынгы гореф-гадәтләре турында материал туплаганнар. Татар Адае авылында яшәүче Шамиль Халим улы Ялышев баянга, гармунга кушылып, бик күп борынгы җырлар җырлаган һәм авылы халкы белгән хикәяләрне сөйләгән. 
2025 елның 29 маенда Татарстан галимнәре шул ук районның Митрялы авылы халкы белән аралашканнар: Ряшидә Ибраһим кызы белән тормыш иптәше Халим Алим улы Ялышевлар, татарларга хас пөхтә, кунакчыл өйләрендә сакланып калган борынгы китаплар турында күп яңалыклар ишеттергәннәр, ә галимнәр - язып алганнар. Ә Камиль Зәгидулла улы белән Садия Зәйдулла кызы Шехмаметьевлар җылы, кунакчыл өйләрендә хуҗабикә Садия ханым, Сания Ахмәдулла кызы Урусова белән Венера Рәшит кызы Ялышева башкаруларында борынгы татар җырларын, такмакларын башкарганнар, экспедициячеләр - материалларны туплап алганнар. Казанлылар Митрялы авылы китапханә музее материаллары белән дә танышканнар һәм татар телендә нәшерләнгән китапларын китапханәгә бүләк иткәннәр.
Казан галимнәренең өч тапкыр Мордовиядәге экспедиция вакытында җиде авылның зиратларын тикшерергә өлгергән: Тарханы, Дашкино, Енаково, Сухово, Русское Тювеево, Большое Татарское Караево, Татарское Акашево. Дашкинода 1762 елгы бер иске таш табылган. Суховодан Хәлил абзый Сухов белән Олы Татар Караевосыннан Хәлил хәзрәт кабер ташларының урыннарын күрсәткәннәр. Венер Мударис улы Усманов, экспедиция кысаларында барысын өйрәнеп бетерә дә алмый. Бу бик четерекле һәм күп хезмәт таләп иткән эш. Әйтеп китәргә кирәк, Темников районындагы Хан зиратында кимендә борынгы 10 таш була, шул исәптән 2 метр биеклектәгесе дә. Изге зират дип атала. Җирле халык аның урынын яхшы белә. Ул Тархан авылы белән Темников авылы арасындагы кырда урнашкан.
Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәрләре Мордовия татарлары яшәгән авылларда комплекслы экспедицияләрен дәвам итәләр.

Наилә НАСЫРОВА